Бу көннәрдә бөртекле культураларны суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны яңадан бүләкләделәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 25 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, бөртекле культуралар 26500 гектардан артык (план буенча 34353 гектар) мәйданда суктырылган, 102200 тоннадан артык ашлык суктырып алынган. Бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 38 центнерны тәшкил итә.
Район игенчеләре авыр хезмәт башкаралар. Быелгы һава шартлары алар өчен үзенчәлекле сынау булып тора - иртә таңнан кичкә кадәр табигатьтә эсселек хакимлек итә, хәтта җил дә исми. Шуңа да карамастан, экипажлар темпны киметми – кыр корабльләрен икмәк кыры буенча туктаусыз диярлек алып баралар. Кирәкле техник процедураларны башкару һәм тамак ялгап алу өчен дә бик аз вакыт сарыф итәләр. Вакытның һәр минутын уңышны югалтуларсыз җыеп алуга багышлаган комбайнчыларның һәрберсе иң югары мактауга лаек.
Урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай бүлекчәсенең иң нәтиҗәле урак батырлары – «Аксу Агро» ҖЧҖның Иске Ибрай бүлекчәсе комбайнчысы - Валерий Ендерюков, Анатолий Ефремов, «Мюд» бүлекчәсеннән – Евгений Курдюков, Руслан Кондрашов, шулай ук «Аксу Агро» агрофирмасының «Чистай» холдинг кампаниясеннән – Шәүкәт Сәгъдиев, Виктор Павлов һәм Михаил Крестин район җитәкчелегеннән эш урынында ук - икмәк басуында бүләкләр алдылар.
– Сез уңышны җыеп алу буенча мөһим бурычны намус белән башкарасыз, - диде район башлыгы Камил Гилманов. – Ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләрегез белән республика комбайнчылары ярышында җиңүгә дәгъва итәсез. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез.
Район җитәкчесе игенчеләргә Рәхмәт хатлары һәм югары күрсәткечләре өчен премияләр тапшырды. Комбайнчы ярдәмчеләре дә җитәкче кулыннан бүләк алдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов игенчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев