Урак батырларына – лаеклы бүләкләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Урак батырларына – лаеклы бүләкләр

Урып-җыю чорының кызган мәле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 23 августка гомуми мәйданы 1475,2 мең гектар тәшкил иткән бөртеклеләрнең 696,9 гектары урып-суктырылган. 2517,6 мең тонна ашлык сугып алынган. Бу күрсәткеч һәр көнне 189,5 мең тонна яңа уңыш ашлыгы белән тулылана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп,...

Урып-җыю чорының кызган мәле.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 23 августка гомуми мәйданы 1475,2 мең гектар тәшкил иткән бөртеклеләрнең 696,9 гектары урып-суктырылган. 2517,6 мең тонна ашлык сугып алынган. Бу күрсәткеч һәр көнне 189,5 мең тонна яңа уңыш ашлыгы белән тулылана.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына нигезләнеп, 32 мең гектардан артык тәшкил иткән бөртекле культуралар чәчүлекләренең бүгенге көнгә 15,5 мең гектардан артыгыннан уңыш җыеп алынган. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ындыр табакларына 61 мең тоннадан артык яңа уңыш бөртеге кергән.
Чираттагы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча кабаттан урак батырлары билгеләнде. Район җитәкчелеге карарына нигезләнеп акчалата премияләргә төрле маркадагы комбайннар штурвалы артында эшләгән игенчеләр лаек була. Соңгы бишкөнлектә шулай ук комбайнчыларның ярдәмчеләрен дә билгеләп үтәргә карар кылдылар.
Районга чын игенчеләрнең исемнәре күптән билгеле инде. Шуларның берсе - Флорит Мингалимов. Соңгы елларда аның исеме район гәзите битләреннән төшмәде: ул район комбайнчылары арасында алдынгылыкны тотты һәм аның намуслы хезмәте бүләкләр белән бәяләнде. Быелгысы урак өсте - уңган комбайнчы тормышында утыз беренчесе. Ул 1986 елдан бирле игенчелектә. Армиягә кадәр тракторда эшли, хезмәт итеп кайткач тормышын авыр механизаторлык хезмәте белән бәйләгән. Һәм һәрвакытта да иң алдынгы хезмәтчәннәр сафында булды. Быелгысы уракка ул ярдәмчесе Иван Матюшкин белән чыкты. Ул - студент, икенче җәен инде комбайнчы ярдәмчесе булып тырыш хезмәт куеп үткәрә. Иван - булачак агроном, институтның беренче курсын тәмамлаган, һөнәрен төбеннән төшеп үзләштерә дисәк тә ялгыш булмас. Экипажны Кәкре Күл янәшәсендәге басуга югары төшем (306 тонна) алулары белән котларга район башлыгы Камил Гилманов озатуында Аксубай районы буенча куратор - ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе баш киңәшчесе Илгизәр Зарипов та килде.
- Тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Яңа хезмәт үрләре телим! - диде ул. Шулай ук район башлыгы да кыр экипажына бүләкләр тапшырып рәхмәтен белдерде.
Шул ук агрофирма комбайнчысы Николай Абросимов соңгы биш көндә 301 тонна ашлык суктырган. Аның ярдәмчесе - бертуганының улы Андрей Абросимов. (Бертуганы Валерий да шулай ук штурвал артында). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов район җитәкчелеге исеменнән аларга бүләкләр тапшырды, яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

Нет комментариев