Төзиләр дә, ремонтлыйлар да
АПК: эш-мәшәкатьләр

Төзиләр дә, ремонтлыйлар да

Районда - юллар, клублар, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, спорт корылмаларын төзү һәм төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Авыллар төзекләндерелә. Төзү оешмалары белән берлектә Аксубай электр элемтәсе челтәре коллективы да моңа үз өлешен кертә. Аксубай элемтәчеләре быел МЮД поселогында, Яңа Ильдеряк һәм Иске Кыязлы авылларында яңа өч кәрәзле элемтә станциясен куллануга...

Районда - юллар, клублар, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, спорт корылмаларын төзү һәм төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Авыллар төзекләндерелә. Төзү оешмалары белән берлектә Аксубай электр элемтәсе челтәре коллективы да моңа үз өлешен кертә.

Аксубай элемтәчеләре быел МЮД поселогында, Яңа Ильдеряк һәм Иске Кыязлы авылларында яңа өч кәрәзле элемтә станциясен куллануга тапшырачак. Алар тапшыруга әзер инде.

Ә киләсе елда Рус Кармәтендә, Сөнчәледә һәм Аксубайның көнбатыш өлешендә база кәрәзле элемтә станцияләре төзү планлаштырыла.

Районда барлыгы 20 база кәрәзле элемтә станциясе эшли. Аралашу, СМС-хәбәрләшү, LTE һәм башка элемтәләрдән тыш, алар үз абонентларына халыкара дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге дә бирәләр. Бүген элемтәчеләр Яңа Чуаш Адәмсуында элемтә челтәрләрен капиталь ремонтлау белән мәшгуль. Төзелеш сезонына кадәр өлгерсәләр, Емелькинода да ремонт эшләре башкарылачак.

- Иске Мокшинода элемтә челтәрләрен капиталь ремонтлау төгәлләнде - монда шкафны чыгарып, опто-җепселле элемтә линияләре суздык. Башкарылган эшләр элемтә сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, интернет челтәрләренә һәм авыл кешеләре озак көткән IP-телевидениегә тоташу мөмкинлеге дә бирде, - дип сөйли Аксубай РУЭС җитәкчесе Наил Фәттахов. - Әйтергә кирәк, монда челтәрләр тизлеге һәм сыйфаты мактанырлык түгел иде. Теләк булса да, бүгенге көнгә кадәр әлеге эшләрне тормышка ашыруда техник мөмкинлекләр киртә булып торды.

Мондый зур эшләрдән тыш, элемтәчеләр абонентларның - шәхси кешеләрнең һәм оешмаларның элемтә челтәрләрен тәэмин итү белән дә мәшгуль. Барлык эшләрне дә - инженерлардан алып электромонтерларга һәм спайщикларга кадәр белгеч-элемтәчеләрнең өч бригадасы гамәлгә ашыра.

Барыннан да бигрәк халык стационар телефон яки интернет эшләмәгәндә аларны өйләренә килеп төзәткән белгечләрнең эшенә уңай бәя бирә. Андрей Безруков җитәкләгән бригада нәкъ шундыйлардан. Һәр көнне алар 10 гариза буенча җимереклекләрне төзәтәләр.


Нет комментариев