Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

ТРның иң яхшы 200 комбайнчысы арасында

"Аксу Агро" агрофирмасында чын игенчеләр хезмәт куя. Шуларның берсе - Ринат Мостафин. Ул үзенең уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген кыр эшләренең җаваплы чорында бер генә тапкыр исбатламады. - Ринат Мостафин - чын кыр батыры, - дип сөйли механизатор турында авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Хәнифов. - Ул үзенә ышандырылган теләсә нинди...

"Аксу Агро" агрофирмасында чын игенчеләр хезмәт куя.
Шуларның берсе - Ринат Мостафин. Ул үзенең уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген кыр эшләренең җаваплы чорында бер генә тапкыр исбатламады.
- Ринат Мостафин - чын кыр батыры, - дип сөйли механизатор турында авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Хәнифов. - Ул үзенә ышандырылган теләсә нинди эшне дә намуслы башкара. Иң мөһиме, эшен югары һөнәри дәрәҗәдә белә.
Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар, игенчелектә егерме елдан артык эш тәҗрибәсе булган кыр батыры боларның барысын да үзләштергән. Ә механизаторлык серләренә Иске Ибрай урта мәктәбендә балем алганда ук төшенгән һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң бары тик шул һөнәргә генә тугры калган.
"Аксу Агро" агрофирмасы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да уңай нәтиҗәләргә ия. Агымдагы елда да монда үсемлекчелек буенча күрсәткечләр югары булды. Уңышларга ирешүдә Ринат Әхат улының да хезмәт өлеше бар. Язын ул чәчү кампаниясендә тырышып эшли, аннан соң җәйге эшләр... Урак өстен исә игенче өчен чыдамлыкка сынау дияргә була. Быелгысы урып-җыю чоры да механизатор өчен уңышлы үткән. Игеннәрне урдыруда Ринат Мостафин (агрофирманың дүрт игенчесе арасында) республиканың иң яхшы 200 комбайнчысы исемлегенә керде. Аксубай районыннан делегация белән ул премия тапшыру тантанасында катнашты. Гаиләсе - хатыны Әлфия һәм кызлары аның уңышларына ихластан шатланалар.
- Әлбәттә инде, республика җитәкчелегеннән котлаулар кабул итү куанычлы булды, - ди Ринат Әхат улы. - Ул мизгелләр гомергә истә калачак.
Урак чоры аның өчен дә, хезмәттәшләре өчен дә бөртеклеләрне урып-җыюга керешкән июль азагында башланды һәм декабрьдә - көнбагышны орлыкка суктыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев