Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Техниканың басуларда эшләргә әзерлеген тикшерделәр

Районда АПК оешмалары арасында 2023 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды.

Хуҗалыкларның язга әзерлеген республика һәм район ведомстволары вәкилләреннән торган комиссия бәяләде. Аның составында: «Татмелирация» ТК генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, директора Азат Рамазанов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны һәм игенчелекне инженер-техник тәэмин итү бүлекләренең әйдәп баручы киңәшчеләре Эльдар Хөснуллин һәм Эльвир Батыршин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзор район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру һәм игенчелек буенча консультантлары Рамил Фәттахов һәм Фәндәс Гафиятуллин эшләде.

Комиссия бәяләгәндә тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, агрегатларның техник торышына, хезмәтне саклауны оештыруга, күчмә ремонт бригадаларын оештыруга, минераль ашламалар һәм орлыклар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Хуҗалыкларны тикшерү «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалыннан башланды. Кыр эшләренә җәлеп ителгән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан тыш, барлык техника әзерлек линейкасында тәкъдим ителде. Бүлекчә җитәкчесе Газыйм Шәрәпов игенчелек эшләре белән таныштырды, бүгенге көндә техника паркы торышы, игенчеләр алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Комиссия «Аксу Агро» агрофирмасының үзәк базасында булды, авыл хуҗалыгы машиналарын карады, хуҗалык җитәкчесе белән кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Белгечләр «Волга-Селект» ҖЧҖнең кыр эшләре кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр – ашлык складында булдылар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәчесе Иршат Хәнифов, коллективның авыл хуҗалыгы продукциясен игү буенча үз бурычын ничек үтәве, моның өчен нинди шартлар тудырылган булуы турында җиткерде.

Тикшерү маршруты «Аксу Агро» ҖЧҖнең Яңа Ибрай авылы янындагы авыл хуҗалыгы техникасы парады белән тәмамланды.

Монда да төп чәчү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, генераль директор Аркадий Пирогов предприятие эше белән таныштырды, игенчеләр белән очрашу булды.

Коллегалар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү кампаниясен уздыруга әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Комиссия әгъзалары механизаторларга алда торган сезонда уңышлы һәм имин хезмәт теләделәр.

– Иртә яз барлык игенчеләрне техниканы ремонтлау темпларын тизләтергә мәҗбүр итте, шуңа күрә барлык авыл хуҗалыгы машиналарының һәм агрегатларның инде тулысынча әзер булуын һәм кырларга чыгу сәгатьләрен көтүләрен күреп гаҗәпкә калмадык, – дип билгеләп үтте Эльдар Хөснуллин. – Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалар җитәкчеләре һәм аларның хезмәткәрләре әлеге конкурска бик җаваплы килгәннәр. Берничә ел өчен чәчүлек мәйданнары структуралары, кырлар картасы, уңыш динамикасы, тотрыклылык исәп-хисаплары, хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакына анализ ясалган мәгълүмати стендлар әзерләнгән. Предприятие җитәкчеләре комиссиянең барлык килеп туган сорауларына җаваплар таптылар. Бу аларның хуҗалыкта бара торган барлык технологик һәм бизнес-процессларны белүләре һәм аңлаулары, аларда турыдан-туры катнашулары турында сөйли. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә планлаштырылган культураларны чәчүне нәтиҗәле һәм тиз арада төгәлләп, зур уңыш алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев