Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Техника саклауга һәм ремонтка куелган

Районда АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чорына әзерлеге буенча конкурс үтте.

Техниканы кышкы саклауга куюны махсус комиссия тикшерде. Аның составында КАУ кафедрасы мөдире Геннадий Пикмуллин, Гостехнадзор бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр.

Белгечләр урыннарда техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләрен башкару өчен шартлар тудыру буенча эшләр торышына бәя бирделәр. Бәяләү нормаларына шулай ук техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү дә керде.

Тикшерү «Аксу Агро» ҖЧҖнең үзәк базасыннан башланды. Генераль директор Аркадий Пирогов авыл хуҗалыгы сезонының ничек үтүе турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә республика конкурсына бик яхшы әзерләнгәннәр. Туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын, ашлык җыеп алу комбайннарын саклау өчен мәйданчыкларны җентекләп тикшереп, комиссия әгъзалары, барлык техник регламентлар да исәпкә алынган, дип билгеләп үттеләр.

«Волга-Селект»та идарәче Иршат Хәнифов озатуында алар саклауга куелган комбайннарны, агрегатларны, тракторларны карадылар һәм шулай ук, техника сакланышы буенча барлык процедуралар да үтәлгәнен билгеләп үттеләр.

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча тикшерү шулай ук «Чистополье» ХКның үзәк базасы «Аксу Агро» АФда һәм Алексей Кондратьев КФХсында да үтте. Бу фермерлык хуҗалыгы иң югары бәягә лаек булды. Алексей Кондратьев хуҗалыгында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау проблемаларына үрнәк караш. Икенче урында – «Аксу Агро» ҖЧҖ һәм «Мюд» бүлекчәсе, өченчедә – «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФсы.

– Миңа еш кына республика хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюны тикшерүдә катнашырга туры килә, – диде комиссия рәисе якташыбыз Геннадий Пикмуллин. – Күрше районнар белән чагыштырганда, Аксубайда кышка әзерлек дәрәҗәсе югарырак дип әйтә алам. Хуҗалыкларда техниканы саклау һәм ремонтлау мәсьәләсенә җаваплы карыйлар. Шуңа күрә үсемлекчелек буенча нәтиҗәләр дә тиешле дәрәҗәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев