ООО «МОЛКО» ҖЧҖнең «Карасу» бүлекчәсе базасында узган семинар-киңәшмәдә 2022 елның 2 аенда башкарылган терлекчелек тармагындагы эшләргә нәтиҗә ясалды.
Семинар эшендә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.
Пленар өлеш авыл мәдәният йортында үтте. Фойеда белгечләр өчен Казан дәүләт ветеринария академиясе галимнәре әзерләгән терлекләрне тукландыруны оештырудагы яңалыклар, үрнәкләр күргәзмәсе тәкъдим ителде, галимнәр новаторлык эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Бүген терлекчелекне яңа технологияләрдә башка күз алдына да китереп булмый, – дип билгеләп үтте ул. – Без республиканың алдынгы предприятиеләре тәҗрибәсендә өйрәнәбез. Районның сөтчелек тармагында малларны карау, ашату, лейкоздан савыктыру буенча заманча технологияләр кертү эше активлашты. Инвесторлар белән бу юнәлештә без юл картасы буенча эшлибез. Район фермерлары да заманча караш белән эшли.
Терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов таныштырды.
– Соңгы елда терлекчелек буенча районнар рейтингында Аксубай районы өч позициягә югарырак күтәрелде, – дип билгеләп үтте ул. – Бу, нигездә, сөт көтүенең продукциясен арту аркасында мөмкин булды. 2022 елның 1 мартына Аксубай районында 9246 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ике ай эчендә 4116 тонна сөт җитештерелгән. Көн саен район хуҗалыкларында 69 тонна сөт савыла. Савым буенча иң яхшы күрсәткечләр «Аксу Агро» ҖЧҖдә – көн саен 30,2 тонна сөт савыла, шул исәптән бер баш сыердан – 21,7 литр.
Шулай ук яңа оешкан «МОЛКО» ҖЧҖдә дә күрсәткечләр яхшы. Бу предприятие тармакка зур инвестицияләр кертә.
Киңәшмәдә идентификация мәсьәләсенә дә тукталдылар: бүгенге көндә районда 1647 баш терлек идентификацияләнгән, бу барлык мөгезле эре терлекләр санының 18 процентын тәшкил итә. Шулай ук мөгезле эре терлекләрне баланслы тукландыруны оештыру һәм көтүне яңарту мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Ветеринария академиясе белгечләре семинарда катнашучыларга – мөгезле эре терлекләрне симертү һәм сөт җитештерүдә авыл хуҗалыгы терлекләрен баланслы тукландыруда яңа технологияләр, аксым-минераль комлексын куллану, АПК калдыкларын рециклингы нигезендә концентратлар җитештерүнең яңа технологиясе, Казан компаниясе вәкилләре терлекчелектә роботлар куллану турында сөйләделәр. Киңәшмә күңелле нотада тәмамланды: Камил Гилманов машина белән саву операторы Татьяна Проглядога, «МОЛКО» ҖЧҖ ветеринария фельдшеры Надежда Щекинага һәм терлекчелек фермаларын механикалаштыру буенча инженер Минәхмәт Габитовка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Семинарның гамәли өлеше «МОЛКО» ҖЧҖнең «Карасу» бүлекчәсе товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте. Семинарда катнашучылар корпусларны карадылар, соңгы айларда эшчеләр башкарган эшләрне бәяләделәр: үзгәртеп корылганнан һәм модернизацияләнгәннән соң ферманың 200 башка исәпләнгән икенче өлеше эшләтеп җибәрелгән (ремонттан соң 200 башка исәпләнгән беренче корпус эшли инде). Эшләр дәвам итә. Тирес чыгару, су белән тәэмин итү, саву системалары тулысынча алмаштырыла, биналар һәм керү төркемнәре капиталь ремонтлана, идәнгә резина матлар җәелә. Ремонттан соң сыерларны асрау һәм терлекчеләрнең эш шартлары күпкә яхшыра. Фермерлар һәм белгечләр хезмәттәшләренең җитештерүне җайга салу буенча тәҗрибәләре һәм үзгәртеп коруны төгәлләү буенча киләчәк планнар белән кызыксынып таныштылар.
Нет комментариев