Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Терлекче – гаиләнең уртак һөнәре

"Аксубай" агрофирмасында эшләүчеләрнең төп өлеше - вакыт белән сыналган, үз эшләрен биш бармаклары кебек белгән осталар. Алар арасында "Чирмешән" бүлеге бозау караучысы Любовь Васильева да бар. Любовь Владимировна үзенең хезмәт юлын терлекчелеккә багышлый. Терлекче хезмәте - авылда иң авыр эшләрнең берсе. Бу хезмәт кешедән нәтиҗәле эшләүне һәм чыдамлык таләп итә....

"Аксубай" агрофирмасында эшләүчеләрнең төп өлеше - вакыт белән сыналган, үз эшләрен биш бармаклары кебек белгән осталар.
Алар арасында "Чирмешән" бүлеге бозау караучысы Любовь Васильева да бар. Любовь Владимировна үзенең хезмәт юлын терлекчелеккә багышлый. Терлекче хезмәте - авылда иң авыр эшләрнең берсе. Бу хезмәт кешедән нәтиҗәле эшләүне һәм чыдамлык таләп итә. Шулай булуга да карамастан, ул үзенең тормышын бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмый. Сидул Ерыклыда яшәсә дә, күрше авыллардагы фермаларга барып эшләп йөри, ә авыл хуҗалыгы предприятиесе таркалгач, малларны башка ераграк авылларга, бүлекләргә күчерәләр. Үз һөнәренә тугры калган терлекче, ерак дип тормый, башка авылларга сыер саварга, бозаулар карарга юл тота.
Любовь Владимировна лаеклы ялга чыккач та эшен ташламаган. Бозау караучы ханым бар осталыгын, тәҗрибәсен эшкә җигеп хезмәт куя һәм аның барысы да яхшы килеп чыга. Ул бер айдан алып алты айга кадәрле мөгезле эре яшь терлекләрне карый. Аның карамагындагы маллар сәламәт, көр.
Андреевлар гаиләсе эшкә махир. Аның бертуганы Вячеслав Андреев та биредә хезмәт куя. Ул бозауларга азык сала, асларын җыештыра, бер сүз белән әйткәндә - үз эшенең остасы. Булачак сөтлебикәләрнең яхшы артым алуында аның да өлеше бар.
- Любовь Васильева һәм Вячеслав Андреев намуслы хезмәткәрләр, - дип сөйли товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Олег Мельников. - Эшкә җаваплы якын килүләре белән башкаларга өлге булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев