Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Терлекчелек буенча беренче нәтиҗәләр уңай

Район Советында ел башыннан ике ай эчендә терлекчелек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәгә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов хисап чорында терлекчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, савым буенча күрсәткечләр сизелерлек арткан, шулай ук ул районның терлекчелек тармагының агымдагы торышына анализ ясады, хуҗалыкларда сөткә бәяләрнең төшүе турында сөйләде.

Киңәшмәдә «Терлекчелекнең өстәмә продуктлары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кертелгән яңалыкларга нигезләнеп, Россельхознадзор һәм Росприроднадзор линияләре буенча терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү өлкәсендә таләпләр тикшерелде.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин катнашучыларны үткәрелә торган ветеринария-санитария чаралары белән таныштырды, терлекләр һәм кош-кортлар йогышлы авырулары буенча вәзгыять турында җиткерде, районда мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү барышына тукталды. Баш ветеринария табибы яшь мөгезле эре терлекләрне үстерү, шулай ук сыерларның тоякларын ел саен эшкәртүгә һәм сөт терлекләре көтүен яхшырту өчен сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләләренә тукталды.

Россельхозцентрның район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов район хуҗалыкларының орлыклар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе бупенча чыгыш ясады. Ул бары тик тикшерелгән, районлаштырылган орлык материалын гына кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.

Киңәшмә күңелле нота белән тәмамланды. Камил Гилманов крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Оксана Мироновага, «Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексы җитәкчесе Минсәгыйть Җәләлетдиновка, «Молко» ҖЧҖның «Чирмешән» бүлекчәсе исәпкә алучысы Ландыш Илендеевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев