Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Татарстанда урак буенча алдынгылар булдылар

Аксубай районы бөртеклеләрне урып-җыюны республикада беренчеләрдән булып төгәлләде.

 115666 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык гектардан 47,8 центнер. Игенчеләрдән яңа уңышның беренче икмәген республика җитәкчелегенә тәкъдим иттеләр.

Район кырларында киләсе ел уңышына нигез салына. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 сентябрьгә көзге игеннәр 18 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бу – планлаштырылган күләмнең 88 проценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев