Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Табыш аласың килсә, сыер асра

Соңгы вакытта шәхси сектордан җыелган сөткә бәя 1 литры өчен 22 сумга кадәр күтәрелде һәм табигый ки, аны тапшыру күләме дә артты. Районда шәхси секторда 4230 савым сыеры исәпләнә. Кайбер хуҗалар берничә сөтлебикә асрый. Әлбәттә инде, табыш та күбрәк. Сөт җыючылар бу көннәрдә шәхси сектордан уртача 12 тоннадан артык сөт...

Соңгы вакытта шәхси сектордан җыелган сөткә бәя 1 литры өчен 22 сумга кадәр күтәрелде һәм табигый ки, аны тапшыру күләме дә артты.

Районда шәхси секторда 4230 савым сыеры исәпләнә. Кайбер хуҗалар берничә сөтлебикә асрый. Әлбәттә инде, табыш та күбрәк. Сөт җыючылар бу көннәрдә шәхси сектордан уртача 12 тоннадан артык сөт җыялар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ярты тоннага күбрәк. Сөткә бәяләрнең артуын исәпкә алганда, сыер асрау белән шөгыльләнүчеләр артып калган сөтне дәүләткә тапшырып, яхшы керем алалар. Сөт тапшыруда Иске Ибрай авыл җирлеге беренчелекне тота. Әлеге җирлек халкы һәр көнне 1800 килограмм сөт тапшыра. Күрше Яңа Ибрайда - 1050 килограмм. Карасулыларның күрсәткече 900 килограммны тәшкил итә. Иске Ильдеряк, Урмандеево, Иске Үзи, Шәрбән, Кәкре Күл, Иске Татар Адәмсуы һәм башка авыл җирлекләрендә дә сөт тапшыру күрсәткечләре арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев