"Аксу Агро" агрофирмасының Мюд товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы бердәм, тату һәм куелган максатларга ирешергә сәләтле. Моны күптән түгел аның базасында үткән терлекчелек буенча район семинары да дәлилләде. Соңгы вакытта монда билгеләнешкә ия вакыйгалар аз булмады. Инвестор алмашынды, ләкин ферма коллективы, хезмәтне оештыру элеккечә калды. Терлекчеләр хезмәтенә мөнәсәбәт тә башкача. Бүген мюдлылар...
"Аксу Агро" агрофирмасының Мюд товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы бердәм, тату һәм куелган максатларга ирешергә сәләтле.
Моны күптән түгел аның базасында үткән терлекчелек буенча район семинары да дәлилләде. Соңгы вакытта монда билгеләнешкә ия вакыйгалар аз булмады. Инвестор алмашынды, ләкин ферма коллективы, хезмәтне оештыру элеккечә калды. Терлекчеләр хезмәтенә мөнәсәбәт тә башкача. Бүген мюдлылар яшь терлекләрне тәрбияләү һәм башка бик күп юнәлешләр буенча тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
- Безнең терлекчеләр эшкә үз бурычларын аңлап, җаваплылык белән якын киләләр, - дип сөйли ферма мөдире Радик Сөләйманов. - Алар йөкләнгән эшне хуҗаларча якын килеп башкаралар. Барысын да вакытында һәм намуслы үтиләр. Азыклар өләшәләр, корпусларны тәртиптә тоталар. Бүлектәге маллар ышанычлы кулларда, дип кистереп әйтергә була.
Наил Гыйльфанов терлекчелектә егерме елдан артык хезмәт куя. Фидакарь хезмәте өчен бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Александр Курдюков фермада ике генә ел эшли. Хезмәт сөючән, тырыш хезмәтчән буларак ул кыска вакыт эчендә терлекчелек тармагының барлык серләренә дә төшенгән. Георгий Марфинның хезмәт стажы 10 ел. Терлекчеләр бердәм булып, уртак нәтиҗәләргә исәп тотып эшлиләр. Кәефләр яхшы булгач, фермада эшләр дә җайлы бара.
Нет комментариев