Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сөт узган елдагыдан күбрәк

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, май ахырына республика буенча тулаем сөт күләме 3706,6 тоннаны тәшкил итә. Бу үткән ел күрсәткеченә карата 104 процент. Безнең районда да сөт җитештерү нәтиҗәләре лаеклы дәрәҗәдә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу көннәрдә 78 тонна сөт савып алына. Үткән елның шул ук чорында...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, май ахырына республика буенча тулаем сөт күләме 3706,6 тоннаны тәшкил итә. Бу үткән ел күрсәткеченә карата 104 процент.

Безнең районда да сөт җитештерү нәтиҗәләре лаеклы дәрәҗәдә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу көннәрдә 78 тонна сөт савып алына. Үткән елның шул ук чорында савым күләме 74 тоннаны тәшкил иткән. Терлекчеләрнең тырышып хезмәт кую нәтиҗәсе ачык күренә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында "Аксу Агро" агрофирмасы сөт җитештерү буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Һәр көнне монда 26,5 тонна сөт савып алына, бу үткән ел күрсәткеченә карата 134 процентны тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасының "Чирмешән", "Трудолюбово", "Баланда", "Карасу" бүлекләре хезмәтчәннәре дә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. "Сөлчә" ҖЧҖ хезмәтчәннәре дә сөт җитештерү буенча алынган темпны киметмичә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев