Сөт – табыш чыганагы
Артып калган сөтне дәүләткә тапшыру - авыл кешесе өчен өстәмә табыш алу чыганакларының берсе булып тора. Соңгы вакытта сөткә бәянең артуы (бер литры өчен 22 сум) шәхси йорт хуҗаларында сөт тапшыру күләмен арттыру теләге уята. Бу көннәрдә шәхси сектордан 13 тоннадан күбрәк сөт кабул ителә. Авыл җирлекләре арасында, 2 тоннадан...
Артып калган сөтне дәүләткә тапшыру - авыл кешесе өчен өстәмә табыш алу чыганакларының берсе булып тора.
Соңгы вакытта сөткә бәянең артуы (бер литры өчен 22 сум) шәхси йорт хуҗаларында сөт тапшыру күләмен арттыру теләге уята. Бу көннәрдә шәхси сектордан 13 тоннадан күбрәк сөт кабул ителә. Авыл җирлекләре арасында, 2 тоннадан артык сөт тапшыру күрсәткече белән, Иске Ибрай авыл җирлеге ныклы лидерлык тота. (Сөтчелек көтүе дә монда иң зурысы - 330 баш). Яңа Ибрай авыл җирлеге эшкәртүгә һәр көнне атап үтелгән җирлек белән чагыштырганда 1 тоннага кимрәк сөт тапшыра. Яңа Кармәт, Урмандеево, Карасу, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләре дә шулай ук актив сөт тапшыручылар исәбендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев