Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Симертү мәйданчыгы – табыш һәм нәтиҗә өчен

Узган елда "Аксубай" агрофирмасында ике симертү мәйданчыгы эшли башлады. Көз көне "Луч" бүлегендә симертү мәйданчыгы куллануга тапшырылды, аннары мондый терлекчелек объектын "Баланда" бүлеге базасында төзеделәр. Бүгенге көндә симертү мәйданчыгы эшләгән урында элек Баланда товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагере урнашкан иде. Биредә ашату өстәле дә, су эчертү җиһазлары да урын алган. Өстәвенә...

Узган елда "Аксубай" агрофирмасында ике симертү мәйданчыгы эшли башлады.

Көз көне "Луч" бүлегендә симертү мәйданчыгы куллануга тапшырылды, аннары мондый терлекчелек объектын "Баланда" бүлеге базасында төзеделәр.

Бүгенге көндә симертү мәйданчыгы эшләгән урында элек Баланда товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагере урнашкан иде. Биредә ашату өстәле дә, су эчертү җиһазлары да урын алган. Өстәвенә малларга су җылытылган килеш бирелә. Бүгенге көндә симертү мәйданчыгында 600дән артык яшь үгезләр һәм каплату яшендәге таналар асрала. Монда яшь терлекләрне агрофирманың барлык бүлекләреннән китергәннәр. Үгезләрнең яше - бер яшькә кадәр һәм башлангыч авырлыклары - 250 килограммнан алып. Терлекчеләрнең бурычы - соңгы нәтиҗәдә малларны 400 килограммга кадәр симертү. Яшь терлекләрне тулы кыйммәтле тукландыру өчен хуҗалыкта салам, печән, фураж запасы җитәрлек. Азыклар сыйфатына аерым игътибар бирелә - терлекләр барлык туклыклы матдәләрне һәм микроэлементларны тиешле күләмдә ала. Икътисади планга бәйле: симертү мәйданчыгы эшчәнлеге авыл хуҗалыгы производствосына итне аның үзкыйммәте төшкәндә дә арттырып җитештерү мөмкинлеге бирә. Яшь үгезләр ачык һавада асрала. Алар көр, сәламәт. Белгечләр раславынча, салкын алым белән асрауны алар яхшы кичерәләр. Аларның сәламәтлеген ветеринарлар кайгырта. Симертүдәге маллар Валерий Чубуров, Ришат Минхәеров (рәсемдә), Ринат Сәгыйров тәрбиясендә. Терлекчеләрнең һәркайсына 200 баштан артык үгез туры килә, эш күләме һәм җаваплылык та аз түгел. Мәйданчыкка азыкны трактор белән Николай Копонев кайтара. Каравылчы Валерий Чернов та яшь терлекләрнең сакланышына үзенең хезмәт өлешен кертә.

- Симертү мәйданчыгында үгезләр тәүлеккә уртача 800 граммга якын авырлык туплыйлар, - дип сөйли "Аксубай" агрофирмасы җитәкчесе Әхнәф Сөниев. - Бу терлекчеләр коллективының уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев