Сенаж чокырлары тулылана, печән өемнәре арта
АПК: эш-мәшәкатьләр

Сенаж чокырлары тулылана, печән өемнәре арта

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы җитештерү тулы көчкә бара.

Аграрийлар билгеләп үткәнчә, быел дымның күп булуы, яхшы һава торышы үләннәрнең мул булып үсүенә яхшы йогынты ясады. Бурыч – аны терлек азыгы өчен максималь файдалану. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 июньгә 2300 гектардан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Бу – план мәйданының яртысы диярлек. 600 гектарга якыны сенаж салу өчен чаптырылган. 2500 тоннадан артык сусыл азык әзерләнгән.

Район хуҗалыкларында печән әзерләү бара. 19 июньгә 700 тоннадан артык сыйфатлы печән киптерелгән.


Нет комментариев