Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Рөстәм Миңнеханов Аксубай районы авыл хуҗалыгы идарәсенә җиңел автомобиль ачкычы тапшырды

Аксубай районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә комплексындагы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге делегацияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, «Волга Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов, «Мюд» ҖЧҖ филиалы директоры Газыйм Шәрәпов, «Аксубайсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Илфаит Галләмов, районның авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Рәшит Сабиров тәкъдим иттеләр.

Йомгаклау коллегиясе кысаларында аксубайлылар ТР район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнаштылар. Республиканың 43 районы арасында Аксубай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә җиңел автомобиль алды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

– Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, – дип билгеләп үтте ул. – Авыл хуҗалыгы – авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы да безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент.

Рәис ассызыклаганча, республика аграрийлары узган ел нәтиҗәләре буенча лаеклы нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

– Татарстан – илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, шулай ук киләчәктә дә уңышлар телим, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев