Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ремонтчыларның кышкы эшләре

Авыл хуҗалыгында кыш башы - ул тынлык хөкем сөргән вакыт. Ыгы-зыгылы һәм киеренке урып-җыю чоры артта калды. Басу-кырларны ак кар капласа да - хезмәтчәннәр өйдә кул кушырып утырмыйлар. "Аксубай" АФ хезмәтчәннәре, кырда эшләрне тәмамладылар гына, шунда ук техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау эшләренә керештеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекләрендә ремонт...

Авыл хуҗалыгында кыш башы - ул тынлык хөкем сөргән вакыт.
Ыгы-зыгылы һәм киеренке урып-җыю чоры артта калды. Басу-кырларны ак кар капласа да - хезмәтчәннәр өйдә кул кушырып утырмыйлар.
"Аксубай" АФ хезмәтчәннәре, кырда эшләрне тәмамладылар гына, шунда ук техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау эшләренә керештеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекләрендә ремонт бригадалары оештырылган. Остаханәләрдә тимер суккан тавышлар ишетелә.
"Луч" бүлегенең машина-трактор паркында агротехникаларны ремонтлау эшләре оешкан төстә алып барыла.
- Бүгенгесе көнгә безнең бүлектә 270 тырма һәм тырма агрегатлары, культиваторлар ремонтланган, - дип сөйли ремонт эшләре турында бүлек управляющие Владимир Дмитриев. - Чиратта - таккычларны, катокларны ремонтлау. Ремонтчыларның үз эшләренең осталары булуларын һәм үзләренә йөкләнелгән бурычка җитди якын килүләрен билгеләп үтәсе килә.
Кышкы чорда мехотрядның тимерче алачыгы иң мөһим объектка әверелә. Монда бик күп техник проблемалар чишелеш таба, детальләр һәм узеллар яңартыла. Тимерче алачыгында тимерче Вячеслав Садыйков һәм слесарь Анатолий Васиков эшлиләр. Аларның һөнәри осталыклары, тәҗрибәләре яхшы нәтиҗә бирә. Ремонтчыларның алтын куллары ышанычсыз булган агрегатларга да яңа сулыш өрә.
Вячеслав Анатольевич 10 елдан артык тимерче булып хезмәт куя. Җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре сүзләренә караганда, ул - үз эшенең остасы. Ә җылы сезонда ул тимерче һөнәрен ЗАВ-20 бөртек чистарту машинасында оператор һөнәре белән бергә уңышлы гына алып бара. Вячеслав Садыйков бу агрегатны да үзе ремонтлый. Җәйге урып-җыю чорында аның аша тонналап уңыш уза.
Ремонт буенча кулдашы - слесарь Анатолий Васиков турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтелде. Бу хезмәтчәнне авыл хуҗалыгы производствосының ветераны дип тә әйтеп була - ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Анатолий Петрович машина йөртүче булып эшләгәндә ерак рейсларда ничәмә-ничә мең километр юл узган. Ремонт эшләрендә дә күп еллар дәвамында хезмәт куя.
- Җәй көне механизаторлар туктаусыз эшләсен өчен, кышын күп көч куярга кирәк, - дип шаярталар алар. Һәм бу сүзләр дөрес тә - ремонтчылар кыштан ук киләсе җәй турында кайгырталар, язга бөтен техника да эшкә яраклы булсын өчен барлык тырышлыкларын һәм осталыкларын куеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев