Кыш уртасы булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре инде ныклап торып язны каршыларга әзерләнә.
Язгы кыр кампаниясе - игенчелектә иң җаваплы чор. Язгы кыр эшләре вакытында башлансын өчен авыл хуҗалыгы машиналарын, кыр техникасын эшкә әзерләп куярга кирәк. "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлегендә бу эшләрне эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев һәм токарь Анатолий...
Кыш уртасы булуга карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре инде ныклап торып язны каршыларга әзерләнә.
Язгы кыр кампаниясе - игенчелектә иң җаваплы чор. Язгы кыр эшләре вакытында башлансын өчен авыл хуҗалыгы машиналарын, кыр техникасын эшкә әзерләп куярга кирәк. "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлегендә бу эшләрне эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев һәм токарь Анатолий Наумов башкаралар. Техниклар эшендә бердәмлек сизелә. Кыш дәвамында аларга чәчүдә кирәк булачак барлык техниканы - сөрү техникасын, культиваторларны, чәчү агрегатларын һәм башкаларны алдан ук әзерләп куярга кирәк. Аннан тыш, ремонтчылар авыр техника өстендә дә эшлиләр, сафтан чыккан трактор детальләрен төзәтергә ярдәм итәләр.
Татар Сөнчәлесе авылында яшәүче Ринат Ханиевның авыл хуҗалыгында куйган хезмәт стажы 7 ел. Хуҗалык җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул үз эшенә җаваплы карый. Иске Тимошкино авылыннан Анатолий Наумовны авыл хуҗалыгы производствосының ветераны дип әйтергә була, ул остаханәдә бер генә дистә ел хезмәт куймаган.
- Эшчеләр тырышалар, - дип сөйли алар турында авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Фәрхат Сәмигуллин. - Агрофирма җитәкчелеге эретеп ябыштыручы Ринат Ханиевка зур өметләр баглый. Токарь Анатолий Наумов - авыл хуҗалыгы предприятиесендә хөрмәт казанган кешеләрнең берсе. Техниканың детальләрен һәм төеннәрен тиз арада төзәтергә кирәк икән, ул шәхси вакыты белән исәпләшичә, ял көннәрендә дә эшкә чыга.
Кыр кампанияләре вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп туа икән, ремонтчылар урынга ук барып хезмәт күрсәтәләр. Шулай итеп, алар игенчелек уңышына үз өлешләрен кертәләр.
Нет комментариев