Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Районда урак өсте башланды

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында һәм республикада беренчеләрдән булып «Чистополье» ХКнең «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр.

Иртәдән үк комбайннар һәм йөк машиналары элеккеге дуңгызчылык комплексы янында урнашкан көзге бодай участогында тупландылар. Алтын кыр яшел урман полосасы белән тәмамлана, аның буенча кыр кораблары җайлы гына хәрәкәт итә. Йөк автомобильләре үз сәгатьләрен көтәләр – бункерлар тулгач, кузовка ашлык төялә.

Комбайнчылар коллективында атаклы игенчеләр Федор Назаров, Юрий Назаров, Владимир Ковряков, Шәфкат Сәгъдиев, Андрей Абросимов, Евгений Власов, шулай ук Павел Сидоров, Шәүкәт Гафиятуллин, Владимир Исмуллин, Дмитрий Фокеев, Алмаз Мостафин, Алексей Сафронов, Александр Павлов һәм комбайнчыларның ярдәмчеләре Адель Васильев, Артем Власов, Кирилл Удиряков, Вениамин Сидоров, Иосиф Водышев, Зифа Шәрипова, Евгений Воронов, Илья Сафронов, Павел Сидоров бар. Механизаторларның күп өлеше Савруш төбәгеннән, Васильевка, Иске Савруш авылларыннан. Төрле яшьтәге хезмәтчәннәр, алар арасында әле армиядә хезмәт итәргә өлгермәгән бөтенләй яшь егетләр дә бар, алар тәҗрибәле хезмәттәшләре арасында икмәк тәмен татырга өйрәнәләр. Комбайнчылар сүзләренә караганда, беренче көннәр – сынау өчен, аннары урак үз агымына керәчәк.

– Уган ел урып-җыюны 29 көндә тәмамладык, – дип уртаклаштылар уракта катнашучылар. – Быел да кәефләр күтәренке. Адреналин, эшлисе генә килеп тора. Бездә яшьләр дә хезмәт сөючән. Коллектив дус, механизаторлар уен-көлке яраталар, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр.

Контроль суктыру нәтиҗәләре буенча уртача уңыш гектардан 25,4 центнер тәшкил иткән.

Игенчеләр, быелгы уңай булмаган һава торышы – яңгырлар булмаган һәм озакка сузылган эсселек шартларында иген уңышын алу өчен күп көч һәм тырышлык куйдылар.

Экипажлар эшкә әзерлек белән керештеләр, кәефләре күтәренке. Җир уллары зур авырлык белән үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар – быел һәр килограмм ашлык кыйммәт һәм кадерле.

Район игенчеләре алдында быел 38290 гектарда – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар һәм 21592 гектарда техник культураларны җыеп алу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев