Район җитәкчелегеннән Мактау грамоталары һәм премияләр
«Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары урып-җыю кампаниясенең арадаш нәтиҗәләре буенча бүләкләр алдылар.
Алар бөртекле культураларны урып-җыюны уңышлы тәмамладылар – 6100 гектардан 19261 тонна иген уңышы суктырып алдылар. Игенчеләр югары уңдырышка ирештеләр. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы комбайнчылары Кече Акташ авылы янында көнбагыш суктыралар. Механизаторлар темпны киметмичә хезмәт куялар.
Урак алдынгыларына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов мөрәҗәгать итте.
– Сез – үз эшегезнең осталары һәм моны көндәлек тырыш хезмәтегез белән исбатлыйсыз, – диде ул. – Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Ул иң күп ашлык суктыруга ирешкән Аркадий Кирилловка, Илназ Исламовка һәм Анатолий Исаевка район башлыгының Мактау грамоталарын һәм акчалата премияләр тапшырды.
Алдынгы комбайнчыларны хезмәт җиңүе белән «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Сергей Исаев котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев