АПК: эш-мәшәкатьләр
Һәр эштә дә оста
Бу көннәрдә район игенчеләре язгы кыр эшләре алдыннан соңгы әзерлекләрне башкаралар.
Алар бүгенге эш сыйфатыннан кыр кампаниясенең ничек узасын яхшы беләләр. Шуңа күрә ремонт процессына намус белән һәм җаваплы якын киләләр. Михаил Титов - "Аксубай" агрофирмасының иң яхшы механизаторларының берсе. Ул Кече Акташ авылында туып үсә. Бөтен авыл малайлары кебек...
Бу көннәрдә район игенчеләре язгы кыр эшләре алдыннан соңгы әзерлекләрне башкаралар.
Алар бүгенге эш сыйфатыннан кыр кампаниясенең ничек узасын яхшы беләләр. Шуңа күрә ремонт процессына намус белән һәм җаваплы якын киләләр. Михаил Титов - "Аксубай" агрофирмасының иң яхшы механизаторларының берсе. Ул Кече Акташ авылында туып үсә. Бөтен авыл малайлары кебек үк, балачактан техника белән мавыга. Армиядән кайтуга ук колхозда эшли башлый. Аның игенчелектә куйган хезмәт стажы 20 елдан артык.
- Михаил Титов - җыйнак һәм башкаручан хезмәткәр, - дип сөйли аның турында бүлек җитәкчесе Владимир Дмитриев. - Үзенә йөкләнгән бурычларны намуслы башкара.
Аның лаеклы дәвамчысы да бар: механизатор улы Алексейда да техникага мәхәббәт уяткан. Егет Аксубай техникумында белем ала һәм буш вакытында әтисенә авыл хуҗалыгы эшләрендә ярдәм итә. Җитәкче Владимир Дмитриев сүзләренчә, әтиле -уллы Титовлар үткән сезонда кырда тырышып эшләгәннәр. Михаил елның теләсә кайсы вакытында эш белән мәшгуль. Аны булдыклы, уңган хезмәткәр дип авыз тутырып әйтергә була - ул төрле эшләрне башкара. Иң киеренке чор - җәй. Механизаторның азык җитештерү чорында эш көне кичкә кадәр дәвам итә. Үзенең кибән салгыч машинасында салам, печән эскертләре куя. Кышын аны төрле участокларда күрергә була. Товарлыклы-сөтчелек фермасында экскаваторда терлекләргә азык тарата, бу махсус техникада язгы кыр эшләре вакытында ашламалар тутыра. Ә әлегә - тракторларны чәчүгә әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев