Продуктлылыкны –  хезмәтне оештыру хисабына
АПК: эш-мәшәкатьләр

Продуктлылыкны – хезмәтне оештыру хисабына

Районның терлекчелек фермаларында малларны кышын араннарда асрау мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә. Ферма хезмәтчәннәре белән очрашуларда терлекчелек объектларының җитештерү күрсәткечләренә җентекле анализ ясала, продуктлылык: сөт, артым алу, яшь терлекләр сакланышын тәэмин итү һәм сыерларны ясалма орлыкландыру эшен яхшырту мәсьәләләре күтәрелә. Шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнә. "Аксубай" агрофирмасының "Баланда"...

Районның терлекчелек фермаларында малларны кышын араннарда асрау мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә.
Ферма хезмәтчәннәре белән очрашуларда терлекчелек объектларының җитештерү күрсәткечләренә җентекле анализ ясала, продуктлылык: сөт, артым алу, яшь терлекләр сакланышын тәэмин итү һәм сыерларны ясалма орлыкландыру эшен яхшырту мәсьәләләре күтәрелә. Шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнә.
"Аксубай" агрофирмасының "Баланда" бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында күчмә утырыш үтте. Белгечләр, ферма биналарын караганнан, төп күрсәткечләр белән танышканнан соң, савымны һәм артым алуны арттыру, бозаулату бүлегендә эшне җайга салу, сыерларны ясалма орлыкландыруга кагылышлы киңәшләр бирделәр.
"Аксубай" агрофирмасы Татар Майнасы бүлегенең терлекчелек объектында яшь терлекләр өч теркемгә бүленгән. Киңәшмәдә катнашучылар аларны тәрбияләү җайга слынган дип билгеләп үттеләр. Биналарда - чиста, коры, азык җитәрлек, малларга җылы су эчертелә.
Яшь терлекләр сәламәт һәм көр булып үссен өчен барысы да тәртипле оештырылган. Ферма хезмәтчәннәре тырышып хезмәт куялар.
Түбән Саврушта урнашкан "Чирмешән" бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасы агрофирмада иң алдынгысы. Биредә үз эшләренең чын осталары эшли, коллектив бердәм һәм үз алдында торган бурычларны хәл итәргә әзер. Киңәшмәдә катнашучылар коллектив белән очраштылар, җитештерү характерындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Район башлыгы Камил Гилманов терлекчеләрне якынлашып килүче яңа ел белән котлады, яңа елда яңа уңышлар теләде.
- Соңгы нәтиҗәләргә исәп тотып фидакарь хезмәт кую планында сезнең коллектив өлге булып тора, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Васильевка авылы янындагы ангар корпусларда таналар һәм үгезләр асрала. Монда асралган терлекләр үзләрен иркен хис итәләр, асларына калын итеп салам түшәлгән, кардаларда иркенләп йөриләр, биредә дә азык җитәрлек. Белгечләр билгеләп үткәнчә, монда яхшы шартлар булдырылган, шуңа бәйле "васильевка фермасында" артым да яхшы - 800 граммга якын.
"Луч" бүлегенең терлекчелек фермасында да эшләр оешкан төстә бара. Семинар катнашучылары төрле яшь төркемендәге бозаулар асралган биналарны карап үттеләр, аларны асрау, ашату шартларына бәя бирделәр. Киңәшмәгә йомгак ясаганда билгеләп үтелгәнчә, тотылган чыгымнар, савым һәм артым алуны күтәрү хисабына акланырга тиеш.

Нет комментариев