Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Печән һәм сенаж запасы җитәрлек булачак

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 4700 гектарга якын күпьеллык үләннәр чаптырылган. Үләннәрне печәнгә чаптыру соңгы гектарларда алып барыла. Сенаж салу өчен планлаштырылган мәйданнарның 88 проценты чаптырылган.

Сенаж чокырларына 15200 тоннадан артык яшел масса салынган.

erid: 2Vtzqw6pLty

Быелгы җәй һава торышы сюрпризларына бай. Шуңа күрә терлек азыгы әзерләү бригадалары югары темпта эшлиләр. Алар маллар өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләү өчен кояшлы сәгатьләрдән максималь файдаланырга тырышалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев