Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Октябрь» сөтчелек комплексында яңа корпус үзгәртеп корылачак

«МОЛКО» ҖЧҖенең «Октябрь» бүлекчәсе сөтчелек комплексы территориясендә гамәлдә булган корпуслар янында яңа терлекчелек комплексын үзгәртеп кору эшләре алып барыла.

Соңгы елларда биредә уңай якка үзгәрешләр шактый булды. Нигезле ремонттан соң, савым сыерларын бәйсез тоту линиясе эшли башлады, саву залы төзелде. Алар барысы да заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Һәм менә 135 баш сыерны бәйсез асрау өчен яңа линия әзерләнә.

Үзгәртеп кору эшләренең шактый өлеше башкарылган инде. Түбә ябу эшләре төгәлләнгән, өстәвенә көндезге вакытта корпуста табигый яктырту булачак – өске өлешендә үтә күренмәле материал кулланылган. Эшләр тулы куәтенә бара: төзүчеләр ишекләр урнаштыру өчен тимер кысаларны эретеп-ябыштыралар, идәннәр җәяләр. Җиһазлар системасын монтажларга, су үткәрергә, ут сузарга, ишекләр куярга һәм тагын башка мөһим эшләрне башкарасы бар.

Хәзерге вакытта сөтчелек комплексында 360 баш савым сыеры бар. Көн саен биш тоннага кадәр сөт савалар.

– Безнең хезмәткәрләр – үз эшләренең осталары, – дип билгеләп үтте комплекс управляющие Рафаил Канәфин. – Коллективта – фермада эшләү стажы зур булган тәҗрибәле хезмәтчәннәр. Алар үз бурычларын беләләр һәм җаваплылык хисе белән хезмәт куялар. Яңа корпусны кулланышка тапшыру комплексның төп күрсәткечләрен күтәрү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев