Беренче гыйнвардан ветеринария-озату документларын йөз процент дәрәҗәдә электрон төрдә (ФГИС "Меркурий") рәсмиләштерүгә күчәчәкләр.
Бу мәсьәлә белән күпчелек кешеләр (җитештерүчеләр һәм кулланучылар) кызыксынганлыктан, без бу уңайдан җентекле аңлатма бирүен сорап ТР дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек.
- "Меркурий" терлекчелек продукциясен сатуга бәйле хәлне ничек...
Беренче гыйнвардан ветеринария-озату документларын йөз процент дәрәҗәдә электрон төрдә (ФГИС "Меркурий") рәсмиләштерүгә күчәчәкләр.
Бу мәсьәлә белән күпчелек кешеләр (җитештерүчеләр һәм кулланучылар) кызыксынганлыктан, без бу уңайдан җентекле аңлатма бирүен сорап ТР дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек.
- "Меркурий" терлекчелек продукциясен сатуга бәйле хәлне ничек үзгәртә ала?
- "Меркурий" электрон ветеринария системасын кертү ветеринария тармагында күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә чакырылган. Ә нәкъ менә: кулланучыга терлекчелек продукциясенең иминлеген гарантияли; сәүдәдә катнашучылар базарда анык һәм аңлаешлы эш кагыйдәләрен үзләштерәләр, чөнки туклану тармагының барлык чылбыры буенча тоташ тикшерү һәм контроль тәэмин ителә.
Шулай ук мөһим булган моментларның берсе: әлеге процессны автоматлаштыру хисабына ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүгә киткән вакыт кыскара, кергән һәм озатылган продукция күләме автоматик рәвештә исәпкә алына. Система йөк партиясенең Россия Федерациясе буйлап хәрәкәт итүен күзәтү мөмкинлеге бирә.
- "Меркурий" системасына керү мөмкинлеге алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Оешмаларның вәкаләтле вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр ФГИСка рөхсәт бирүгә заявка рәсмиләштереп, системада теркәләләр. Заявка катнашучы, аның белән элемтәгә керү турындагы мәгълүматларны үз эченә алырга тиеш. Теркәлүдән соң алар ФГИСка керү өчен логин алалар, ФГИСта шәхси электрон кабинет түләү, ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүне гамәлгә ашыра.
ТР Баш ветеринария идарәсе Территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге вәкилләре белән терлекчелек продукциясе җитештерү, хәзерләү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче милекчелекнең хуҗалык итүче барлык субъектлары катнашында киңәшмә үткәрделәр. Ветеринария-озату документларын рәсмиләштерү, түләү буенча махсус өйрәнүләр үткәрелде. Барлык пунктлар да тәфсилләп җиткерелде, алга таба эшлекле тарафлар бернинди кыенлыкларсыз һәм проблемаларсыз системаны үзләштерерләр һәм эшне аның буенча алып барырлар дип ышанасы килә.
Нет комментариев