Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Марат Әхмәтов: “Яхшы эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар“

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте. Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә район басуларын вертолетта очып карап үтте, кыр эшләре барышы белән танышты. "Аксубай" АФ"ның "Чирмешән" бүлеге кырында аны агрофирма җитәкчесе, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм ведомстволар...

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте.

Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән берлектә район басуларын вертолетта очып карап үтте, кыр эшләре барышы белән танышты. "Аксубай" АФ"ның "Чирмешән" бүлеге кырында аны агрофирма җитәкчесе, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре каршы алды. Район башлыгы Камил Гилманов кыр эшләре барышы турында сөйләде.

- Бүгенге көнгә гомуми мәйданның 30 проценттан артыгы чәчелгән, - диде ул. - Беррәттән бодай, чәкәнбаш, чөгендер һәм башка культураларны чәчү алып барыла. Агрегатлар менә-менә тамырдан тукландыруга һәм гербицидлар кертүгә чыгарга тиеш. "Аксу Агро"да планда каралганның 36 проценты чәчелгән. Барлык хуҗалыклар да тулы куәткә эшли. Эшне шундый темпта алып барганда чәчү эшләрен ике атнада тәмамларбыз дип уйлыйм.

Авыл хуҗалыгы министрына үсемлекләрне химик һәм биологик саклау, тукландыру комплексы эшен күрсәттеләр.

- Быел игенчеләр алдына басуларның уңдырышын 10 процентка арттыру бурычы куелды, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Димәк без республика буенча 5 миллион тонна ашлык алырга тиеш. Моңа ирешү өчен сездә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе дә күтәрелде. Министр шәһәр тибындагы бистә мисалында кошларга, сыерлар һәм башка терлекләр асрауга субсидия бирүгә кагылышлы сорауларны игътибар белән тыңлады. Проблемалар килеп туганда аларны хәл итәргә вәгъдә бирде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Аксубай районының чәчү мәйданнары торышына яхшы бәя бирде һәм шулай ук тулаем районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының алга китүен дә билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев