Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Мал чалу пункты бер генә булырга тиеш

Россия Федерациясе Таможня союзы составына кергәннән соң кулланучылар базарында тәртип тә үзгәрде. Районда ит җитештерүчеләргә, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы малларын чалу мәсьәләсенә бәйле пунктларның берсенә кагылышлы җентекле аңлатма бирүне сорап без районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек. - Малларны иткә чалуга килгәндә, техник регламентларга нигезләнеп, азык-төлек продукциясенең иминлеге...

Россия Федерациясе Таможня союзы составына кергәннән соң кулланучылар базарында тәртип тә үзгәрде.
Районда ит җитештерүчеләргә, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы малларын чалу мәсьәләсенә бәйле пунктларның берсенә кагылышлы җентекле аңлатма бирүне сорап без районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Малларны иткә чалуга килгәндә, техник регламентларга нигезләнеп, азык-төлек продукциясенең иминлеге өчен, малларны чалу әлеге максатлар өчен махсус җайлаштырылган урыннарда - чалу пунктларында башкарылырга тиеш. Безнең районда бер аттестацияләнгән һәм тиешле ветеринария-санитария таләпләренә туры килгән мөгезле, вак мөгезле терлекләрне һәм атларны чалу пункты бар, ул Иске Кыязлы авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Ләкин районда дуңгызларны чалу пункты юк. Әгәр дә терлек хуҗасы, сату өчен түгел, ә үз ихтыяҗлары өчен мал чала икән, бу очракта моны шәхси хуҗалыкта башкарырга да ярый. Шулай ук кошларны да йортта чалу рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев