Көзге бөртек
«ВАМИН-Аксу» ООО игенчеләре кукуруз суктырудан фураж өчен өстәмә бөртек алдылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быелгы көйсез һава торышы шартлары игенчеләргә көтелгән уңыш алу мөмкинлеге бирмәде. Терлекләр баш саны артып торганда бөртек фуражының һәр килограммы исәптә. Шуңа бәйле бөртеккә үстерелгән кукуруз бик урынлы булды. Өстәвенә, бу дуңгызчылык тармагы өчен менә дигән...
«ВАМИН-Аксу» ООО игенчеләре кукуруз суктырудан фураж өчен өстәмә бөртек алдылар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быелгы көйсез һава торышы шартлары игенчеләргә көтелгән уңыш алу мөмкинлеге бирмәде. Терлекләр баш саны артып торганда бөртек фуражының һәр килограммы исәптә. Шуңа бәйле бөртеккә үстерелгән кукуруз бик урынлы булды. Өстәвенә, бу дуңгызчылык тармагы өчен менә дигән туклыклы азык та. Агрофирма белгечләре сүзләренә караганда, кукуруз уңышы гектарыннан уртача 50-60 центнер тәшкил итә.
Монда «Нью-Холланд» комбайны белән кукуруз суктыруда ПЛ-88 укучысы Евгений Маслов (рәсемдә) мәшгуль. Җәй көне ул шул ук комбайн белән ашлык суктыруда эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев