Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Кыр техникасы саклауга куелган, остаханәләрдә ремонт эшләре бара

Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды.

Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләде.

Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең техниканы кышкы саклауга кую эшләре торышына, хуҗалык хезмәтчәннәренә ремонт эшләрен үткәрү өчен шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Тикшерүдә катнашучылар техника куркынычсызлыгы чаралары үтәлеше, агрегатларны ремонтлауда мәшгуль булган эшчеләрне финанс яктан мотивацияләү ысуллары белән кызыксындылар.

Комиссия «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ үзәк биләмәсендә булды, саклауга куелган техниканы карады, ремонт эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Кайбер мәсьәләләр буенча белгечләр киңәшләр бирделәр.

Комиссия «Волга-Селект» ҖЧҖендә шулай ук кышкы шартларда саклауга куелган техниканы тулысынча карады, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларны ремонтлауны оештыруны уңай бәяләде. Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, «Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина-трактор паркында техника сакланышы буенча барлык процедуралар башкарылган.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында шулай ук кышкы айларда хезмәткәрләрнең ремонт эшләренә әзерлеген, комбайннарны, башка кыр техникасын кышкы саклауга куюның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, предприятиедә барлык техник мәсьәләләр буенча да тәртип урнаштырылган – авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм машиналары тиешле таләпләр нигезендә саклауга куелган.

Район башлыгы Камил Гилманов та катнашкан «Агроинвест» УКның «Аксу Агро» ҖЧҖе үзәк базасында булу комиссия эшен төгәлләү этабы булды.

Комиссия машина-трактор паркы территориясен йөреп чыкты, комбайннар, тракторлар, чәчү агрегатларының тигез сафларын карады, агрегатларны ремонтлау эшләре барган тимерчелек, токарь, слесарь цехларында булды, эшчеләр белән аралашты. Тикшерүчеләр хезмәтнең яхшы оештырылуын, ремонтчыларга эшләү өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр – цехлар җылытыла.

Үзара тикшерүгә йомгак ясалды.

Киңәшмәдә район хуҗалыклары җитәкчеләре, инженерлары һәм механиклары катнашты. Борис Соломонов авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышкы шартларга әзерлеген анализлап чыгыш ясады, белгечләрнең, механизаторларның бу мәсьәләгә җитди якын килүләрен билгеләп үтте.

Техниканы саклауның төп таләпләре буенча җитәкчеләр һәм инженерлар өчен укыту узды. Киңәшмәдә катнашучыларга «Аксу Агро» ҖЧҖ мисалында хезмәтне саклау эшен күрсәттеләр. Бу юнәлешне хуҗалыкта Әлфия Нуриева алып бара, ул үз вазифаларын җиренә җиткереп үти. Игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин язгы чәчү өчен орлык материалы турында сөйләде. Ремонтны оештыру, техник хезмәт күрсәтү турында Рамил Фәттахов бәян итте. Илдар Бикмөхәммәтов үз чыгышында игътибарны автомобиль юлларында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, трактор тагылмаларын куллануга куелган таләпләргә юнәлтте.

–Техника кышкы саклауга әзер булырга тиеш. Киләсе елда нинди торышта булуы, аның кышын ничек саклануына бәйле, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Аңа максималь сакчыл карарга кирәк, чөнки һәрдаим яңартырга мөмкинлек юк. Без республика алдында барлык йөкләмәләрне үтәдек, елны яхшы күрсәткечләр белән төгәллибез, киләсе ел уңышына нигез салдык, 19 мең гектардан артык көзге культуралар чәчтек. Киләсе елга эшләр күп һәм техника ышанычлы әзерләнгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев