Көзге культуралар 4000 гектарда чәчелгән
Районда урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге культураларны чәчү дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка көзге рапс 4000 гектарда чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең 20 процентын тәшкил итә.
«Волга-Селект» ҖЧҖдә әлеге культураны чәчү уңышлы төгәлләнгән, ул 1500 гектардан артык мәйданны биләгән. Әмма һава шартлары игенчеләр өчен аерым кыенлыклар тудыра, аларга кыр эшләрен алып барырга комачаулый. Шуңа бәйле рәвештә, чәчүне мөмкин кадәр нәтиҗәле тәмамлау һәм булачак уңышны тәэмин итү өчен, чәчү комплекслары һәр аяз сәгатьтән файдаланырга тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев