Көзге культуралар басулары эшкәртелгән, тукландырылган, бу исә киләчәк уңышның нигезе булып тора.
Быел көзге культуралар 16 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Көзге культуралар торышы агрономия хезмәтләренең даими контролендә. Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең көзге уҗымнар участокларын йөреп чыгып, аларның торышын бәялиләр.
– Коры җәй һәм көз башында туфракта дым җитмәү көзге культураларның вакытында күтәрелүенә һәм куаклана башлавына комачаулады, – дип билгеләп үттеләр белгечләр. 40 проценттан артыгы – яхшы, 30 процентка якыны канәгатьләнерлек торышта, 20 процентка якыны – зәгыйфь.
Участокларның 30 проценттан артыгында үсемлекләр дым җитмәү сәбәпле куакланмаган. Үсемлекләрдә шикәр барлыгын билгеләү әлегә мөмкин түгел – аны кыш буена күзәтергә кирәк булачак. Бөртекле культураларның яхшы уңышына өмет барлык хуҗалыкларда да көзге игеннәрнең яхшы туклануы, тәрбия алуы белән ныгытыла.
Нет комментариев