Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Корткычлар үсемлекләргә һәм агачларга һөҗүм итәләр

ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге бакчаларда җиләк-җимеш культураларына зыян китерүче корткычларның күбәюе турында хәбәр итә.

Алар чәчәкләргә, яфракларга, сабак тамырларына, үсемлек һәм җимеш агачлары тамырларына зыян китерә һәм алар үсешенең барлык этапларында да куркыныч. Бу йорт яны участоклары өчен зур куркыныч тудыра.

– Корткычларга каршы көрәшергә кирәк, югыйсә бакчачыларның уңыш алу буенча тырышлыклары юкка чыгачак, – дип билгеләп үтте Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Корткычларны юк итү өчен нәтиҗәле препаратлар бар. Химик агулау препаратларын чәчәк атканчы һәм чәчәк ату вакытында кулланырга кирәк, үсемлекләрне һәм агачларны саклап калу өчен биологик фунгицидлар зарур. Үсемлекләрне һәм җимеш агачларын саклауга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Россельхозүзәкнең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең белгечләр Сезгә препаратны сайларга һәм шуның белән уңышны саклап калырга булышачак.

8 (843 44) 2-75-58 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев