Көнбагышка да чират җитте
Районда көнбагыш суктыру югары темп белән бара.
Бу техник культура район буенча 10 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 октябрьгә биш мең гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп алынган. 10638 тонна көнбагыш суктырылган.
«Волга-Селект» ҖЧҖендә көнбагыш 4000 гектардан артык мәйданда үстерелгән. Бүгенге көндә өч мең гектардан артык мәйданнан әлеге майлы культура җыеп алынган – бу гомуми мәйданның 70 процентын тәшкил итә.
Барлык техника көнбагышны җыеп алуга җәлеп ителгән. Комбайннар кыр буйлап өлгергән көнбагыш башларын урып баралар, зур йөк автомобильләре юл читендә уңышны төяү өчен чират торалар.
Көнбагыш чәчелгән мәйданнар районның төрле почмакларында урнашкан, уңыш яхшы. Бүген техник бригадалар элеккеге дуңгызлар комплексы янындагы басуга күчтеләр. Көнбагыш суктыруда эшләүче комбайнчылар бөртеклеләрне урып-җыюда да тырышып хезмәт куйдылар. Болар – Ришат Гатин, Линар Нуретдинов, Аркадий Кириллов, Василий Марков, Анатолий Ефремов, Анатолий Исаев, Илназ Исламов, Николай Гусаров, Николай Харитонов, Валентин Захаров, Владимир Петров һәм Ришат Җамалетдинов. Алар үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәле хезмәтчәннәр. Бөртеклеләрне җыеп алу нәтиҗәләре буенча аларның күбесе район җитәкчелегеннән бүләкләргә лаек булды.
– Кыр уңганнарының хезмәт кәефе югары, – дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш агрономы Фәндәс Гафиятуллин. – Барысы да зур җаваплылык һәм фидакарьлек белән эшли.
Көнбагыш катлаулы һава шартларында суктырыла. Механизаторлар көнбагышның дымлылыгы минималь булсын өчен оптималь вакытны җентекләп сайлыйлар. Бәхеткә, соңгы көннәрдә коры һава торышы саклана һәм таң атканнан соң, томан таралгач, кояш чыга һәм комбайнчылар, көннәр матур торганда, эшне кичке караңгыга кадәр дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев