Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Көнбагыш җыйган өчен бүләкләр алдылар

Районда техник культура – көнбагыш суктыруда югары нәтиҗәләр күрсәткән комбайнчыларны бүләкләү тантанасы узды.

«Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә әлеге культура өчен 4000 гектардан артык җир бүленгән. 15 октябрьгә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3000 гектардан артык уңыш җыеп алынган – бу барлык мәйданның 74 проценты. Җиде мең тоннага якын көнбагыш суктырылган.

erid: 2Vtzqw6pLty

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан басуга мактаулы миссия белән район башлыгы Алмаз Мингулов авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов белән килде.

– Сез фидакарь хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләренә лаек, – дип мөрәҗәгать итте комбайнчыларга район җитәкчесе. – Сезнең тырышлыгыгыз районыбыз икътисады үсешенә ярдәм итә, керткән намуслы хезмәт өлешегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Алмаз Мингулов комбайнчылар Николай Харитоновка, Николай Гусаровка, Виктор Матюшкинга, Валентина Захаровка, Владимир Петровка, Ришат Җамалетдиновка һәм Юрий Матросовка Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев