Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә

“Аксу Агро” ҖЧҖ игенчеләре көнбагыш суктыру буенча финишка чыктылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьгә бу хуҗалыкта 4608 гектар мәйданда көнбагыш җыелган.

Бу – план күрсәткеченең 96 процентын тәшкил итә. Биш мең тоннадан артык көнбагыш орлыгы суктырып алынган.

Бу күләм берничә атна эчендә башкарылган. Урып-җыю параллель рәвештә берничә участокта башланган.

Быелгы урып-җыю сезоны культураларны җыю өчен уңайлы булды – коры аяз һава торышы тора. Техника бернинди авырлыкларсыз плантацияләрдә эшли, суктыра һәм кырдан уңышны ташый ала. Шуңа да карамастан, игенчеләр басуларда эшне тизрәк төгәлләргә омтылалар – көзге һава торышын алдан фаразлап булмый. Автомобильләр көнбагыш орлыгын комбайннар астыннан Нурлат элеваторына төяп алып китәләр, тракторлар көнбагышны сөт комплексы территориясендә бушаталар. Аннары аннан май орлыгын элеваторга ташыячаклар. Бүген игенчеләр өчен иң мөһиме – кырлардан уңышны яңгырларга кадәр тизрәк җыеп алу.

Плантациядә э, орлыкларның дымлылыгы минималь булсын өчен, кояш күтәрелеп, чык кибү белән башлана. Көн дәвамында комбайннар туктаусыз эшли.

Көнбагыш уңышы гектардан 14-15 центнер тәшкил итә.

– Һава шартларын исәпкә алганда, көнбагыштан яхшы уңыш алдык, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов.

– Бу барлык агрочараларны вакытында һәм сыйфатлы башкару аркасында, безнең механизаторлар тырыштылар.

Бу көннәрдә урып-җыю төгәлләнәчәк. Суктыруны тәҗрибәле игенчеләр Алексей Кудряшов, Валерий Ендерюков, Александр Жарков, Александр Ванчурин һәм Җәүдәт Сафиуллин идарә иткән кыр кораблары алып бара. Бу исемнәре танылган игенчеләр бөртекле культураларны җыюда ел саен югары күрсәткечләргә ирешәләр. Комбайнчылар әйтүенчә, бөртекле культураларны урып-җыюга караганда, көнбагыш басуларында эшләү күпкә җиңелрәк.

– Нинди культураны урыпҗыеп алуда аерма юк, көз көннәр җиләсрәк, менә бу җиңеллек китерә дә инде, – диделәр алар.

Көнбагышны транспортлауда беренче көннәрдән үк Нияз Зәйдуллин, Җәлил Сафин, Владислав Майоров, Илһам Кәримов, Константин Мельников, Дмитрий Ефимов, Илшат Сафин катнаша. Көнгә 130-140 гектар суктыралар. Максим Ендерюков транспортның йөрүен тәэмин итеп, агрегат таккан тракторда комбайн артыннан җир эшкәртә. Мария Ендерюкова җыелган уңышны исәпкә алып тора.

Урып-җыю эшләре ритмик рәвештә бара, барысы да суктыруны кыска вакыт эчендә тәмамлауга юнәлдерелгән, бер көн эчендә генә дә 356 гектар җыелган, 580 тоннадан артык көнбагыш орлыгы суктырып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев