Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Комбайнчыларның беренче җиңүе

Районда бөртеклеләрне җыеп алу темпы колач ала. Районда бөртекле культуралар астына 32 мең гектардан артык мәйдан бүленгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 августка 3 мең гектардан артык мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Шул исәптән 2 мең гектардан артык - арпа, 500 гектар - көзге арыш, 650...

Районда бөртеклеләрне җыеп алу темпы колач ала.
Районда бөртекле культуралар астына 32 мең гектардан артык мәйдан бүленгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 августка 3 мең гектардан артык мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Шул исәптән 2 мең гектардан артык - арпа, 500 гектар - көзге арыш, 650 гектарга якын - көзге бодай. Ашлык суктыру күрсәткечләре һәр көнне уртача 600 гектарга арта.
Бүгенге көнгә 8 мең тоннадан артык көзге культуралар суктырылган. Шул исәптән - 6000 тоннадан күбрәк арпа, 1300 тонна - көзге арыш, 200 тоннадан артык - көзге бодай.
2017 ел урагының беренче батырлары пәйда булды. Алдынгылар өчлеген "Аксу Агро" агрофирмасы механизаторлары алып тора. Болар Ринат Мостафин - урак башыннан 1.387 тонна, Алексей Кудряшов - 1.356, Василий Ендерюков - 1.353 тонна ашлык суктырганнар.
Алдынгы комбайнчыларны басуда бүләкләделәр. Алдынгыларның хезмәттәшләре, агрофирма җитәкчеләре һәм кырга игенчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен концерт программасы белән килгән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тантана шаһитлары булдылар. Концерт программасы белән килүчеләрнең милли костюмнардан иген басуы һәм комбайннар фонында чыгыш ясаулары сокланып туймаслык күренеш булды.
- Быел уңыш начар түгел, - диде, игенчеләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Сезнең хуҗалыкта бигрәк тә. Бурыч - аны югалтуларсыз җыеп алу һәм саклау.
Катнашучыларның көчле алкышлары астында ул югарыда телгә алынган комбайнчыларга район исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Игенчеләргә алга таба да авыр хезмәтләрендә уңышлар, иминлек, гаилә бәхете теләде.
Төшке ял вакыты озак дәвам итмәде. Кыр буйлап гармун моңы һәм чуаш җырлары сибелде. Беловка, Иске Үзи авыл мәдәният учаклары һәм район мәдәният йортының иң оста баянчылары һәм җырчылары кыска ял минутлары вакытында игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Кыр хезмәтчәннәре артистлар чыгышын рәхәтлек кичереп тамаша кылдылар. Ә артистлар үҗәт булдылар, бию көе яңгыраганда хәтта бер комбайнчыны бию түгәрәгенә алып чыктылар. Алар үз бурычларын үтәделәр - игенчеләрнең күңелләрен күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев