Көйле, бердәм эшлиләр
Урып-җыю кызган чорда ындыр табагы авыл хуҗалыгы производствосында иң мөһим звеноларның берсенә әверелә.
Бөтен уңышның язмышы бу объектның көйлелегенә һәм эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле.
«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ җитештерү мәйданчыгында узган ел төзелгән заманча ашлык киптерү комплексы урак башланганнан бирле киеренке режимда эшли. Ашлыкның зур ташкынын үз вакытында эшкәртү өчен, коллектив максималь нәтиҗә белән хезмәт куя. Эш ике сменада оештырылган һәм уңышны караңгы төшкәнчегә кадәр кабул итәләр.
Иркен махсуслаштырылган мәйданчыкка бер-бер артлы зур йөк автомобильләре килә, көчле киптерү агрегатларының гөрелтесе тынмый. Бетонлы платформада яңа уңыш ашлыгы өеме барлыкка килә.
Киптерү комплексына кертелә торган барлык бөртекле культуралар беренчел чистарту уза, шуннан соң агрофирма бүлекчәләренә озатыла. Комплексның ашлык складында орлык материалы салына. Эш җайлы бара: бушатылган игенне Геннадий Матюшкин һәм Рәмис Хөснетдинов төягечләр белән этеп торалар, ә хатын-кызлар, алар арасында комплексның даими хезмәткәрләре Елена Матвеева һәм Светлана Соломонова да бар, көрәк ярдәмендә уңыш агымын җайланмага таба юнәлтеп торалар. Аларга киптерү агрегатлары операторлары Константин Маланчев һәм Евгений Воронов ярдәм итә. Бу участокта шулай ук Николай Петров, Әсхәт Нуриев һәм Геннадий Михайлов, Леонид Волков эшлиләр.
– Көнгә 820 тоннадан артык ашлык керә, – дип билгеләп үтте техник-лаборант Рәфис Кәлимуллин. – Быел уңыш яхшы, соңгы көннәрдә ашлык аз дымлылык белән килә.
Лабораториядә эшне лаборант Елена Ижутова алып бара, ә Аксубай техникумы студенткалары Диана Демидова һәм Алсу Камалиева аңа кирәкле анализлар үткәрергә ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев