Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Көн темасы – терлекчелекне җәелдерү

Нурлатта терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә булды. Аның эшендә безнең районнан да авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре катнашты. Көн тәртибенә - сөт җитештерү, югары продуктлы сыерларны агымдагы ел шартларында тукландыру үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр кертелде. Семинарда терлекчелек тармагының 2017 елның 9 ае эшенә йомгак ясалды. ТР Авыл хуҗалыгы...

Нурлатта терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмә булды.
Аның эшендә безнең районнан да авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре катнашты.
Көн тәртибенә - сөт җитештерү, югары продуктлы сыерларны агымдагы ел шартларында тукландыру үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр кертелде.
Семинарда терлекчелек тармагының 2017 елның 9 ае эшенә йомгак ясалды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп, 1 октябрьгә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 736 меңгә җиткән, шул исәптән 244 меңе савым сыерлары, әлеге чорда 974 мең тонна сөт (узган ел дәрәҗәсенә карата 105 процент), 284 мең тонна сыер һәм кош ите (102 процент) җитештерелгән. Семинар-киңәшмәдә безнең район буенча терлекчелек продукциясе җитештерүнең уңай динамикасын билгеләп үттеләр. Узган ел дәрәҗәсенә карата мөгезле эре терлекләр баш саны - 101, сөт җитештерү - 107, ит 104 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев