Иске Үзи ындыр табагы хезмәткәрләре уңышны кабул итүне намус белән башкардылар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Иске Үзи ындыр табагы хезмәткәрләре уңышны кабул итүне намус белән башкардылар

Сентябрь ае көннәрендә «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Үзи» бүлекчәсе ынрдыр табагында эш мохите хөкем сөрә.

Бу көннәрдә монда горчица сортлау бара. Бөртекле культураларны урып-җыю иң кызу һәм хәлиткеч вакыт булды – тирә-яктагы басулардан килгән уңышны кабул итеп, хезмәткәрләр ике сменада, максималь йөкләнеш белән эшләделәр.

Урып-җыю эшләре башыннан алып, алар узган елгыдан ике тапкырга артыграк күләмдә эш башкардылар. 1500 тоннадан артык арпа, 3000 тонна көзге бодай, 2000 тонна көзге арыш, 2000 тонна язгы бодай, 800 тонна борчак кабул иттеләр. Ындыр табагының бердәм коллективында һәркем үз вазыйфасын төгәл үтәде. Кладовщица Валентина Статина, исәпкә алучы Валентина Арамедова басудан кайткан һәм төяп озатылачак уңышны исәпкә алуны тәэмин иттеләр, машинистлар Александр Кузьмин һәм Илнур Хәмидуллин ашлык чистарту машиналары белән туктаусыз идарә иттеләр, Аркадий Ижутов, Александр Колин, Елена Полорусова, Юлия Статинова, Анастасия Краснова, Татьяна Уламасова агрегатка бөртекле культураларны кул белән төяп торуда ярдәм иттеләр. Озату өчен әзерләнгән ашлыкны төяү белән механизатор Николай Капитонов шөгыльләнде. Уракта катнашучылар өчен тәмле төшке ашларны Мюд филиалы пешекчесе Алевтина Титова әзерләде.

– Ындыр табагы хезмәткәрләре һәр сәгатьнең кадерен белеп, зур тырышлык белән хезмәт куйдылар, – дип билгеләп үтте бүлек идарәчесе Владимир Айдов. – Уңыш шундый зур күләмле булуга карамастан, эш графигы үтәлде. Ике сменада эшләүчеләр дә игеннәрне кабул итү бурычын намус белән үтәделәр.

Хәер, урып-җыю сезоны дәвам итә, ял итәргә вакыт юк. Алда – көнбагыш җыеп алу вакыты.


Нет комментариев