Район башлыгы Камил Гилманов язгы чәчүдә катнашкан механизаторларга чәчү эшләре башыннан иң югары күрсәткечләргә ирешкән кыр батырларына рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
Районда чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 майга алынган оператив мәгълүматларына караганда, чәчү буенча план күрсәткеченең 82 проценты башкарылган инде.
«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы алдынгыларын бүләкләү өчен район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов механизаторлар янына басуга килделәр. Беренче булып хөрмәтләүгә Фәнис Мирзин лаек булды. Аның чәчү комплексы Татар Сөнчәлесе авылы янындагы кырда эшли иде. Район җитәкчесе чәчүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен игенчегә чын күңелдән рәхмәт әйтеп Рәхмәт хаты һәм премия тапшырды.
Филиал управляющие Газыйм Шәрапов белән Иске Мокшинодагы участокка килдек, анда берничә чәчү комплексы тупланган иде. Кырда эшләүче агрегатлар җитди сәбәп аркасында гына эштән туктап тордылар. Район башлыгы тырыш игенчеләр Александр Кустеневка, Евгений Андреевка, Юрий Молоткинга Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
– Сез үз алдыгызга куелган бурычны тырышып башкарасыз, – диде район башлыгы. – Нәтиҗәле эш өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең алга таба да эш темпын киметмичә чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлавыгызны телим. Механизаторлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломоновтан да ихлас рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.
Бу көнне тагын бер уңган игенче район башлыгыннан бүләк алды. Ул – «Аксубай» АФ механизаторы Юрий Матросов. Аны шулай ук агрофирма җитәкчесе Әсгать Габдуллин да хезмәттәге җиңүләре белән котлады.
Нет комментариев