Район кырларында урып-җыю кампаниясе колач ала бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 августка 9938 гектар мәйданнан ашлык суктырып алынган, план күләме 24179,5 гектар. Бу – план күрсәткеченең 41 проценты. Шул исәптән көзге бодай 8000 гектар (44 процент). Арпа 1929 гектарда (планга карата 56 процент) җыелган. Кичәгесе көндә генә дә якынча мең гектардан ашлык суктырып алынган.
Сезон башыннан алып 51528 тонна ашлык суктырылган. Узган көнгә суктырылган күрсәткеч өч мең тоннага якын тәшкил иткән.
Нет комментариев