Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы терлек азыгы әзерләү кампаниясенә тикшерү узды.
Хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүгә керешергә әзерлеген «Әлмәт» агрохимхезмәт станциясе директоры Мөхтәсим Маметов җитәкчелегендә республика комиссиясе тикшерде. Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механикалаштыру секторының әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Сафин, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт һәм ит җитештерү секторы мөдире Рәдис Хәйбуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзор идарәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр.
Хуҗалыкларда булып, белгечләр техник мәсьәләләрнең киң даирәсе, шулай ук хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм игенчелек буенча чараларның үтәлеше белән кызыксындылар. Кабул итүдә катнашучылар техникалар эшендә янгын куркынычсызлыгына да игътибар бирделәр. Таләпләр нигезендә, бүгенге көнгә үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, техник Дәүләт каравын узарга, тиешле эстетик кыяфәткә ия булырга һәм тикшерү вакытында тигез мәйданчыкта тәкъдим ителергә тиеш.
Тикшерү маршруты Урмандеево авылында Никитин КФХсыннан башланды. Алексей Кондратьев хуҗалыгы районда иң яхшылардан санала. Ул уңышлы үсә, яңа юнәлешләр үзләштерә, киңәя. Комиссия терлек азыгы әзерләү техникасы, азык әзерләү мәйданчыклары торышы белән танышты, барлык җитештерү һәм эшчеләрнең хезмәтен оештыру мәсьәләләрен ачыклады. Тәкъдим ителгәннәрнең барысы да республика вәкилләрендә чын-чынлап тәэсирләр калдырды.
– Хуҗалык бик перспективалы, – дип билгеләп үттеләр алар. – Җитәкченең потенциалы, омтылышы һәм мөмкинлекләре күренеп тора.
Техниканың әзерлеген карау «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында дәвам итте. Машина-трактор паркы территориясендә терлек әзерләүгә җәлеп ителәчәк техник чаралар – чапкычлар, әйләндерү, печән пресслау агрегатлары урнашкан. Аларда эшләячәк механизатор әлегә басуларда чәчү һәм культураларны эшкәртү белән мәшгуль. Алар сезон башланганчы ук әлеге агрегатларны әзерләгәннәр.
– Терлек азыгы әзерләү техникасын кыштан ук ремонтлый башладык, – дип билгеләп үтте «Мюд» филиалы управляющие Газыйм Шәрәпов. – Механизаторларыбыз да, ремонтчылар да эшкә бик җаваплы карадылар.
«Аксу Агро» ҖЧҖнең үзәк базасы да шулай ук техник арсеналны тәкъдим итте һәм яхшы бәя алды. Комиссия Яңа Ибрайда Ильяс Сөләйманов һәм Иске Ибрайда Марат Сафин КФХларында да терлек азыгы җыю сезонына әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Нәтиҗәдә, азык әзерләү буенча әзерлек бәйгесендә I урын «Мюд» филиалы белән «Аксу Агро» ҖЧҖгә бирелде. II урында – «Никитин А.» КФХсы. Сулейманов һәм Сафин КФХлары – III урында.
– Без күргәннәрдән зур тәэсирләр алдык: районда терлек азыгы әзерләү сезонына бик җитди якын килгәннәр, – дип ассызыклады комиссия рәисе Мөхтәсим Маметов. – Хуҗалыклар сезонга ышанычлы итеп әзерләнгән. Аксубайлылар – бердәм эшләүче, максатка омтылучан команда. Аларга чын күңелдән уңышлар телисе килә.
Нет комментариев