Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында югары уңыш алуга «Аксубайсервис» предприятиесе машина йөртүчеләре дә үз өлешләрен кертәләр.
«Аксубайсервис»ның авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлеге әһәмиятен бәяләп бетергесез. Район территориясендә әче туфрак мәйданнары күп. Грунт составын авыл хуҗалыгы культуралары игү өчен уңайлы торышка китерү өчен известьлау үткәрелә. Бу мөһим эшне әлеге предприятие хезмәткәрләре башкара.
Участоклар уңыштан бушап калуга ук аны ташу башлана. Параллель рәвештә ашлама туфракка кертелә – яңа сезонга грунтның әчелеге кимегән булырга тиеш.
«Аксубайсервис» шоферлары – үз эшләренең чын осталары. Анатолий Семенов, Геннадий Кондратьев, Фидаил Мурадыймов дистәләгән ел машина йөртү стажына ия һәм бу предприятиедә эшләп алар югары күрсәткечләргә ирешәләр. КамАЗ автомобильләрендә алар Чирмешән карьерыннан басу чикләренә йөк тшып, 3-4әр рейс ясыйлар. Сезон башыннан йөртүчеләр 25 мең тонна известь ашламасы ташыдылар.

Чагыштыру өчен: узган елда 20 мең тонна кертелгән. Хәзерге вакытта предприятия хезмәткәрләре «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Нива» бүлекчәсендә (Яңа Ильдеряк янындагы участокта) известьлау үткәрәләр. Биредә Андрей Козелков идарә иткән төягеч һәм кырларга известь таратучы техника эшли. Участокта шулай ук механик Илшат Сөләйманов (аграр вуз студенты) кизү тора, ниндидер җимереклек, туктап тору булса, сәбәбен ачыклый һәм запчасть алып килә – техника эше дәвам итә.
Көзге көннәр – яңгырлы, басу юллары үтә алмаслык була. Өстәвенә, кырда максималь дымлы туфрак ашламаны таратуда кыенлыклар тудыра. Юрий Имеруков идарә итә торган «Урал» автомобиле һәм «МТС» тракторы, известь ашламасы тутырылган сыешлык белән кыр буйлап йөреп, үз артыннан ак юл калдыра. Быелгы көзнең катлаулы һава шартларына карамастан, «Аксубайсервис» эшчеләре октябрь ахырына туфракка известь кертү планын 85 проценттан артыкка үти алдылар.
– Һөнәри бәйрәм алдыннан безнең һәрбер йөртүчебез турында бик күп мактау сүзләре әйтергә була, – дип бүлеште предприятие җитәкчесе Илфаит Галлямов. – Алар намуслы, башкаручан, ахыргы нәтиҗәгә исәп тотып хезмәт куялар. Транспортчылар – үз эшләренең осталары, таратуда эшләүчеләр белән үзара көйле эшлиләр, аларга ярдәм итәләр, аларның һәркайсын алыштыра алалар. Мондый хезмәткәрләр булганда, предприятие елданел югары күрсәтикечләргә ирешә, ә район кырлары уңдырышлырак була бара.
Нет комментариев