Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Фермерлыкка – юл

Гыйнвар азагында районның крестьян-фермер хуҗалыклары конференциясе үтте. Соңгы елларда районда КФХ ны, гаилә фермаларын, МТХ ны үстерү уңышлы бара дияргә була. Менә шуның өчен үз форумнарына район фермерларының зур күләмдәге «армиясе» җыелган, шулай ук җирдә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар иде. Конференциядә район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП начальнигы...

Гыйнвар азагында районның крестьян-фермер хуҗалыклары конференциясе үтте.


Соңгы елларда районда КФХ ны, гаилә фермаларын, МТХ ны үстерү уңышлы бара дияргә була. Менә шуның өчен үз форумнарына район фермерларының зур күләмдәге «армиясе» җыелган, шулай ук җирдә кече бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар иде.
Конференциядә район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов, район КФХ ассоциясе рәисе Петр Погодкин һәм шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Район башлыгы Камил Гилманов конференциянең киңәшмә өлешен алып барды. Аның сүзләренә караганда, җирдә эшләргә теләүчеләргә район хакимияте һәм хезмәтләр тарафыннан төрле ярдәм күрсәтелә. Бүген районда 10 гаилә фермасы оешкан, аларны ачарга теләүчеләр белән эш алып барыла.
-Вакыт милекчелекнең кече формасындагы хуҗалыкларның үзләренең мобильле булулары сәбәпле табигать катаклизмнарына һәм икътисади тайпылышларга азрак дучар булуларын күрсәтте,-дип ассызыклады район башлыгы.- Менә шуның өчен районда фермерлыкны үстерү иң мөһим бурычларның берсе булырга тиеш. Бүгенге көндә район кисемтесендә 6000 гектар сөрү җире бар. Администрация ташландык фермаларны аларны торгызу белән шөгыльләнүчеләргә бирергә әзер.
Ассоциация рәисе Петр Погодкин фермалар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясенең 2010-2011 елларга эш йомгаклары һәм авыл хуҗалыгының кече формаларына бюджет ярдәме күрсәтү турында сөйләде. Үз чыгышында ул районда КФХ ның тотрыклы үсешен билгеләп үтте. Узган ел фермерлар яхшы уңыш алдылар, дәүләт алдындагы бурычларын капладылар. 2010 корылык елында фермалар 7 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алдылар. Шул ук вакытта Петр Алексеевич фермерларны дәүләт тәкъдим иткән программаларда актив катнашырга чакырды. Шунысы шатлыклы, хәзерге вакытта фермерлар ассоциациясенә бина бүлеп бирелгән, биредә алар бергә җыелып, көнүзәк проблемаларны бергәләп хәл итә алалар.
УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов КФХ ларның 2010-2011 елларда һәм 2012-2014 елларда дәүләт программаларында катнашуы турындагы доклады белән чыкты. Аның сүзләренә караганда, хәзер районда милекчелекнең барлык формалары җирдә бер төрле шартларда эшлиләр. Фермаларга бары тик документларны үзвакытында тәкъдим итәргә һәм нәтиҗәләрне реаль күрсәтергә генә кирәк. Шулай ук гаилә фермалары да субсидияләштерү үттеләр. Үткән ел алар 6 миллион сумнан күбрәк акча алганнар, ә быелгы ел башыннан 2 миллион сумнан артык акча керүе көтелә, бу әлеге программага алга таба җәелү мөмкинлеге бирәчәк. Бүген фермалар ягулык-майлау материалларына һәм ашламалар сатып алуга башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән бертигез күләмдә субсидия алалар, КФХ ны кредилаштыруга да юл ачык.
РФ да бәрәңге үстерү буенча киңәшче, ТР буенча «Россельхознадзор» ФГБУ җитәкче агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Михаил Исаев орлыклар, бәрәңге үстерү һәм үсемлекләрне саклау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
«Россельхозбанк» ААҖ филиалы җитәкчесе Рәсимә Кәримова, РФ «Саклык банкы» ның Октябрь бүлеге мөдире Илшат Моратшин, «Ак Барс банк» вәкиле Людмила Данилова КФХ ны кредитлаштыру алымнары турында сөйләделәр. Конференциянең киңәшмә өлеше 8 февральдә Казанда үтәчәк фермерлар Ассоциациясе республика конференциясенә делегатлар сайлау белән тәмамланды. Районнан Петр Погодкин, Алексей Гуляков, Гөлия Латыйпова, Гайфетдин Сыраев һәм Ильяс Сөләйманов бертавыштан делегат итеп сайландылар.
Гамәли өлештә конференциядә катнашучылар сөт җитештерү һәм үгезләр симертү белән шөгыльләнүче Ильяс Сөләйманов һәм Марат Сафинның гаилә фермаларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Крестьянфермер хуќалыклары