Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Фермерларга – бизнес һәм авыл үсеше турында

Районда авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә КФХ җитәкчеләре конференциясе узды. Конференция эшен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин алып барды. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов үткән елга районның агросәнәгать комплексы эше белән таныштырды. - Узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңышлы булды, - дип билгеләп үтте ул. - Алдагы ел белән чагыштырганда...

Районда авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә КФХ җитәкчеләре конференциясе узды.
Конференция эшен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин алып барды. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов үткән елга районның агросәнәгать комплексы эше белән таныштырды.
- Узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уңышлы булды, - дип билгеләп үтте ул. - Алдагы ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны артты. 2016 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү - 7 процентка, ит 6 процентка арткан. Шулай ук 101,7 мең тонна бөртек җыеп алынган, бу алдагы ел күрсәткеченә карата 124 процентны тәшкил итә. 61 КФХда һәм гаилә фермаларында мөгезле эре терлекләр саны 1700гә җиткән. Алар җитештергән сөт - 3298 тонна (гомуми күрсәткечтән 12 процент), ит 422 тонна (17 процент) тәшкил иткән. 2017 елда ЛПХга ярдәм күрсәтү йөзеннән дәүләт 21805,839 сум акча бүлеп биргән.
Миниршат Алимов шулай ук агымдагы елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына куелган бурычларны да билгеләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин чыгышы район стратегиясен авыл хуҗалыгы производствосына, фермерлыкка, кече бизнеска ярдәм буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашырып үстерүгә багышланды. Ул авыл җирлекләре башлыкларын халыкны әлеге программаларда катнашуга активрак җәлеп итәргә чакырды. Авыл җирлеге территориясендә аягында нык басып торган хуҗалар күбрәк булган саен авыл, аның киләчәге өчен ышаныч та шулкадәр күбрәк булачак.
"КФХ" ассоциацияләре эшчәнлеге турындагы доклад белән аның җитәкчесе Петр Погодкин чыгыш ясады. УСХиПның финанс бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина үзенең чыгышында КФХларга ташламалы кредитлар бүлеп бирү буенча ярдәм программасы турында сөйләде.
Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов сортлы орлыкларны куллану һәм үсемлекләрне биопрепаратлар белән эшкәртү мәсьәләләрен күтәрде. Бүгенге көндәге ветеринария проблемалары, малларга африка чумасы, нодуляр дерматит, кош гриппы һәм башка куркыныч авыруларның янавы, аларны профилактикалау һәм шулай ук үләт базларына бәйле таләпләр турында районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин бәян итте. ТР буенча Дәүләт техник карау бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов чыгышы техниканы, үзйөрешле машиналарны имин куллану, техник чараларны теркәү мәсьәләләренә кагылышлы булды.
Фермерлар конференциясендә район фермерлары Ассоциациясенең яңа составы сайланды, аның җитәкчесе итеп Әлфирә Шакирова билгеләнде. Шулай ук ТР фермерлары съездына делегатлар да сайладылар. Республика форумында районның фермерлык эшчәнлеген Петр Погодкин, Әлфирә Шакирова, Юлия Ихтонова һәм Әнвор Шәрифуллин тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев