Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ферма яңа нәселле таналар белән тулыланды

«Молко» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлекчәсенә 100 баш голштин токымлы таналарның яңа партиясе кайтарылды.

Хайваннар ерак юлны яхшы кичергәннәр.

Предприятиегә инфекция кертүне булдырмау максатларында, рефрежераторлар тәгәрмәчләрен антисептик препаратлар белән эшкәрткәннәр.

Булачак савым сыерлары көтүе Воронеж өлкәсендәге нәсел фермаларының берсендә үстерелгән. Маллар аерым абзарга карантинга урнаштырылган.

Бу – ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиесенә килгән терлекләрнең бишенче партиясе. Барлыгы 542 баш тана кайтарылган.

Тиздән ветеринария хезмәте карантин чараларын башлаячак: туберкулезга, лейкозга, бруцеллезга һәм башка авыруларга тикшерүләр уздырылачак. Товарлыклы-сөтчелек фермасында таналарны асрау өчен яхшы шартлар тудырылган.

Яңа нәселле терлекләр кайтарту а лга таба авыл хуҗалыгы предприятиесенә савымны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев