Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Ферма хезмәтчәннәре белән очрашу

Узган атна азагында "Аксубай" агрофирмасының "Баланда", "Карасу", "Трудолюбово" бүлекләрендә күчмә киңәшмәләр узды. Киңәшмәләрдә район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, авыл хуҗалыгы тармакларының баш белгечләре катнашты. Көн кадагына хезмәт хакы бирүгә бәйле тоткарлыклар, товарлыклы-сөтчелек фермаларында җитештерелгән сөт сыйфатын күтәрү кебек мәсьәләләр кертелде. Җитәкчеләр ферма хезмәтчәннәре...

Узган атна азагында "Аксубай" агрофирмасының "Баланда", "Карасу", "Трудолюбово" бүлекләрендә күчмә киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә район башлыгы Камил Гилманов, УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, авыл хуҗалыгы тармакларының баш белгечләре катнашты. Көн кадагына хезмәт хакы бирүгә бәйле тоткарлыклар, товарлыклы-сөтчелек фермаларында җитештерелгән сөт сыйфатын күтәрү кебек мәсьәләләр кертелде. Җитәкчеләр ферма хезмәтчәннәре биргән күп кенә сорауларга җавап бирделәр.
Хезмәт хакы бирүгә бәйле хәл район җитәкчесе һәм прокуратураның аерым игътибарында.
Сөт сыйфатына бәйле ферма хезмәтчәннәре белән җитди сөйләшү булды. Эшкәртүчеләр бары тик барлык санитария-гигиена таләпләренә җавап биргән продукцияне генә кабул итәләр. Ферма хезмәтчәннәре алдында җитештерелгән чимал сыйфатын күтәрү бурычы тора.
- Бары тик югары сортлы сөт җитештереп кенә яхшы хезмәт хакына исәп тотарга мөмкин, - дип ассызыклады район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев