Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Эшли дә, техниканы саклый да беләләр

Районда агротехниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеге тикшерелде.

Урып-җыю чоры артта калды. Бүген игенчеләр алдында кыр эшләреннән бушаган агротехниканы саклауга кую бурычы тора. Техниканы сыйфатлы саклау – аны язгы сезонга уңышлы әзерләү шартларының берсе. Техниканы саклау буенча барлык күрсәтмәләрнең үтәлеше ремонт чыгымнарын киметә, куллану вакытын арттыра.

Тикшерү комиссиясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторы буенча киңәшчесе Илнур Сафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов эшләделәр. Тикшерүчеләр шулай ук ремонтчылар өчен шартлар булуны, Дәүләт техник күзәтчелеге таләпләренең үтәлешен, хезмәтне саклау мәсьәләләрен хәл итүне һәм агрофирмалар хезмәткәрләренең икътисадый кызыксынуын бәяләделәр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләрнең торышы белән танышу яңа оешкан «Раздолье» ҖЧҖдән башланды. Иске Савруштагы трактор паркында комиссия әгъзалары агрегатларны карап чыктылар, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, хезмәткәрләре белән аралаштылар. Хәлне уңай яктан бәяләделәр. Урмандеево авыл җирлеге территориясендә урнашкан Никитин КФХда да эшләр яхшы дип табылды.

– Культиваторлар, тырмалар ремонтланды, кышкы саклауга куелды, тракторларны агымдагы ремонтлау бара, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Алексей Кондратьев. Техниканы саклауга кую барышы, ремонтлау шартлары белән җентекләп танышканнан соң, комиссия эшләрнең оештырылышына югары бәя бирде.
Бәяләү комиссиясе «Аксубай» агрофирмасында булып, кыр эшләреннән бушаган агротехника тупланган үзәк базаның ремонт остаханәсен карады. Белгечләр авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләренә техник мәсьәләләр буенча киңәшләр бирделәр.

Делегация «Волга-Селект» ҖЧҖ базасында да булды. Бу хуҗалыкта барлык туфрак эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасы яңа булганлыктан, башка авыл хуҗалыгы формированиеләреннән аермалы буларак, аларга җитди ремонт таләп ителми. Әмма, техниканы монда яхшы хәлдә сакларга тырышалар. Ремонт эшләре, техник чараларны саклауга кую белән механизаторлар үзләре мәшгуль. Эшләр өчен шартлар тудырылган. Агрегатлар административ блок территориясендә саклауга куелган.

Ел саен техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтлауга әзерләү буенча конкурсларда «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе бәхәссез лидер булды. Традицияләр үзгәрми: аксуагролылар бу юлы да яхшы оешканлык күрсәттеләр: сыйфатлы ремонт өчен барлык шартлар да тудырылган, моның белән махсус бригада шөгыльләнә, бүгенге көндә тырмаларны, чәчү комплексларын урнаштыру эшләре бара. Туфрак эшкәртү, чәчү, ашлык җыю техникасы, барлык сакланыш таләпләре буенча аерым мәйданчыкларда урын алган.

Комиссия әгъзалары кырчыларның тырышлыгын бәяләделәр.

Нәтиҗәдә, техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурста беренче урын «Аксу Агро» ҖЧҖгә, икенче урын – «Волга-Селект» ҖЧҖгә, өченче урын «Никитин А.П.» КФХсына бирелде.

– Аксубай игенчеләре эшли дә, техниканы саклый да белә, – дип үз фикерен белдерде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин. – Мин Аксубай районында техниканы тикшерү мәсьәләләре буенча елга берничә тапкыр булам һәм моңа һәр тапкыр инанам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев