Яңа ел алдыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмәләр булып үтте.
Урыннарда терлекчелек фермалары эшчәнлегенә анализ ясалды, маллар продуктлылыгын күтәрү, фермаларда хезмәтне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәдә катнашучылар кайбер объектларны хәлне контрольләү өчен берничә тапкыр карап чыктылар. "Карасу" бүлеге терлекчелек комплексы район җитәкчелеге, УСХиП белгечләренең...
Яңа ел алдыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмәләр булып үтте.
Урыннарда терлекчелек фермалары эшчәнлегенә анализ ясалды, маллар продуктлылыгын күтәрү, фермаларда хезмәтне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәдә катнашучылар кайбер объектларны хәлне контрольләү өчен берничә тапкыр карап чыктылар. "Карасу" бүлеге терлекчелек комплексы район җитәкчелеге, УСХиП белгечләренең игътибар үзәгендә булды. Киңәшмәдә катнашучылар "Аксубай" агрофирмасы җитәкчелеге белән бергә ферма эшчеләре белән очраштылар. Моңа кадәр үткәрелгән киңәшмә вакытында ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүен билгеләп үттеләр: малларга җылы су эчертелә, терлекләрне ашату һәм тәрбияләү мәсьәләсе җайга салына, тирес чыгару системасына бәйле хилафлык та бетерелгән. Алга таба боларның барысы да продуктлылыкның төп күрсәткечләрендә чагылырга тиеш.
"Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлеге терлекчелек фермасы семинар-киңәшмәдә катнашучыларны күтәренке яңа ел алды кәефендә каршы алды. Моның өчен нигез дә бар. Узган еллар белән чагыштырганда фермада эшләр уңай якка үзгәргән, терлекчеләр билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләргә өмет итеп хезмәт куюга омтылыш сизелә. Ә эш хакы турыдан-туры күрсәткечләргә бәйле (агрофирма хезмәткәрләре нәкъ менә шул көнне хезмәт хакы алдылар). Монда 350 баштан артык савым сыеры асрала. Товарлыклы-сөтчелек фермасында яшь терлекләр сакланышы да югары дәрәҗәдә. Югары күрсәткечләргә ирешүдә белгечләрнең һәм терлекчеләрнең бердәм эше, бозауларны ашату һәм тәрбияләү буенча барлык таләпләрне дә үтәү булышлык итә. Корпусларда чиста, коры, азык җитәрлек, җылы су эчертү җайга салынган. Ә менә савымны арттыру - бүгенге көн кадагына кертелгән төп мәсьәлә, Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә карала. Терлекчеләр белән бәйрәмчә очрашу булды. Район башлыгы Камил Гилманов ферма хезмәтчәннәрен якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
- Кешеләрнең эшкә җаваплы мөнәсәбәте сизелгән җирдә - нәтиҗә дә күз алдында, - дип билгеләп үтте ул.
Ферма хезмәтчәннәрен, ирешелгән казанышларны һәм терлекчелек объектының киләчәккә преспективаларын билгеләп үтеп, "Аксу Агро" АФ генераль директоры Солтан Шәйхуллин котлады. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы эшенә анализ ясап, терлекчеләрнең бурычларны үтәүдә үҗәтлек күрсәтүләрен, эшкә намуслы якын килүләрен ассызыклады.
"Аксу Агро" агрофирмасының "Нива" бүлеге терлекчелек объектында симертүдә 500 башка якын төрле яшьтәге маллар асрала. Ферма буенча уртача артым 800 граммнан артык тәшкил итә. Бу терлекләрне тәрбияләү, ашату, эчертү мәсьәләләрен технология таләпләренә туры китереп оештыру нәтиҗәсе. Маллар үзләрен иркен хис итәләр, баланслы туклану алалар, кардаларда тоз куелган, асларына калын итеп салам түшәлгән. Белгечләр тарафыннан әлеге ферма эшенә бәйле бернинди шелтә дә булмады, анык тәкъдимнәргә килгәндә, ачык һава астындагы кардалар мәйданын арттыру киңәш ителде.
Нет комментариев